Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов язгы кыр эшләренең барышы белән танышты

2014 елның 20 апреле, якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән бергә язгы кыр эшләренең барышы һәм сабан культураларын чәчү темплары белән танышу максатында республиканың Кайбыч һәм Апас муниципаль районнары кырлары өсләреннән очып уздылар.

Эш барышы белән танышу Кайбыч районыннан башланды, анда Рөстәм Миңнеханов чәчүгә әзерләнгән кырларны карады. Язгы кыр эшләренең барышы турында республика Президентына Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сөйләде.

Район игенчеләре язгы кыр эшләренә зур әзерлек белән керешкәннәр, Кайбыч районы кырларында көзге чәчүлекләргә туклыклы матдәләр кертү, тырмалау эшләре бара, хуҗалыкларлда бодай, арпа, борчак чәчүгә керешкәннәр.

Районда сөрүлек мәйданы – 56,0 мең га, чәчүлек мәйданы 50,5 мең га тәшкил итә. Көзге культуралар 10,5 мең га мәйданда чәчелгән, шул исәптән көзге бодай – 9,1 мең га, көзге арыш – 1,4 мең га.

Кайбыч районында Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс – Кайбыч» ҖЧҖ, «Яңа юл» ПККХ филиалларында булды, хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм районның авыл җирлекләре башлыклары белән очрашып сөйләште.

Марат Әхмәтов районның сөт җитештерү буенча алдынгылардан булуын билгеләп үтте. Кайбыч районы бер сыердан савым күләме буенча республикада икенче урында бара. Нәтиҗәлелекне арттыру өчен районның хезмәт коллективлары алдында көнлек савымны 100 тоннага җиткерү бурычы куела.

Республика Президенты, районда хезмәт сөючән халык яши, дип билгеләп үтте. Аның сүзләре белән әйткәндә, район соңгы елларда республика районнары арасында лаеклы урынны яулый алды. Рөстәм Миңнеханов, индустриаль мәйданчыкларны киңәйтергә кирәк: бәлки, кемнең дә булса урман, металлолом эшкәртергә йә башка юнәлештә эшләргә теләге бардыр. Авыл халкы өчен игенчелек төп шөгыль булып саналса да, бизнесның башка төрләрен дә үстерергә кирәк, диде.

Президент тормыш эшчәнлегенең социаль якларына да тукталды. Кайбыч районында федераль һәм республика программалары уңышлы гамәлгә ашырыла, район егерме биш программадан унөчендә катнаша.

Анннары Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Әхмәтов Апас муниципаль районы кырлары өстеннән очып уздылар, шулай ук хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм районның авыл җирлекләре башлыклары белән очрашып сөйләштеләр. Алар белән бергә Апас муниципаль районы башлыгы Рәшит Заһидуллин да йөрде.

Районда язгы чәчү 1,5 мең га мәйданда башкарылган, көзге культураларны тукландыру 8,7 мең га мәйданда үтәлгән, бу планнан 37% тәшкил итә.

Апас муниципаль районында сөрүлек мәйданы - 70,1 мең га, чәчү мәйданы – 64,2 мең га.

Апас муниципаль районында җитәкчеләр шулай ук «Ак Барс» ХК» ААҖнең «Зөя» АХП ҖЧҖендә булдылар.

Марат Әхмәтов, савым күрсәткечләре буенча Апас муниципаль районы республикада - 6 урында, ә тулаем авыл хуҗалыгы үсеше буенча 12 урында тора, диде. Районда кече хуҗалык рәвешләрен үстерүгә бирелгән кредитларның күпчелеге шәхси утарларга һәм гаилә фермаларына туры килә.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Апас муниципаль районы хуҗалыклары һәм авыл җирлекләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, республика икътисады үсешендә территорияләрнең ролен билгеләп үтте. Татарстан Республикасы Президенты сүзләре белән әйткәндә, тулаем ил күләмендә икътисадый вәзгыятьнең киеренке булуына да карамастан, 2014 елның 1 кварталында Татарстанның үсеш күрсәткечләре планлаштырганга туры килә. Әмма бу темпларны саклап калу өчен нык тырышырга кирәк булачак. Президент фикеренчә, муниципалитетлар өчен эшкуарлык эшчәнлеген үстерү һәм мәгарифкә игътибар итү бик мөһим. “Безнең киләчәгебез белемле һәм эшлекле кешеләр кулында булырга тиеш”, - диде ул.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2014 елда республика буенча 2942 мең га мәйданда чәчүлек эшләрен башкару фаразлана, бу күләм узган ел дәрәҗәсендә.

Республика районнарында бүген түбәндәге кыр эшләре бара: орлыкларны инкрустацияләү, күпьеллык үсемлекләрне тукландыру һәм тырмалау, дым каплату, сабан культураларын чәчү һ.б.лар.

Чәчүдә 14 меңнән артык трактор, 2200 чәчү агрегатлары, 536 киң колачлы чәчү комплекслары катнашачак. Авыл хуҗалыгы формированиеләре авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International