Татарстан Республикасының АПК предприятиеләрендә хезмәтне саклау буенча аудит

2024 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Хезмәтне саклау өлкәсендәге эшне өйрәнү һәм әгъза-оешмаларга консультация ярдәме күрсәтү максатында, Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясенең баш техник хезмәт инспекторы Ирина Андина һәм Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасының социаль-икътисадый мәсьәләләр буенча бүлек башлыгы Булат Гарифуллин «Ак Барс-Питрәч» ҖЧҖендә һәм «Ак барс» агрокомплексы» ҖЧҖендә булдылар.

«Ак Барс-Питрәч» ҖЧҖендә предприятие директоры Радик Зиннәтов белән очрашу узды. Ул агымдагы хәлләр турында сөйләде, кискен проблемаларга тукталды, нигездә – бу кадрлар җитмәү мәсьәләсе. Әмма шул ук вакытта әлеге проблеманы хәл итү юллары да эшләнгән. Шуларның берсе - үзкыйммәтенә һәм эчке өлешләп түләү белән хезмәткәрләргә торак төзү һәм сату программасы. Хезмәтне саклау буенча аудит үткәрү барышында белгечләр хезмәтне саклау өлкәсендәге җирле норматив актларны гамәлдәге законнар, шул исәптән шәхси яклану чаралары (СИЗ) бирү нормалары, хезмәтне саклау буенча укулар уздыру тәртибе нигезендә яңадан карап чыгарга кирәк булуына басым ясадылар. Шулай ук Ирина Андина ел саен медицина тикшерүләрен уздыруның мөһимлеген билгеләп үтте.

Ул медицина тикшерүләрен уздыру нечкәлекләре, бу чараны оештырганда һәм уздырганда документлар тутыру тәртибе турында сөйләде. Булат Гарифуллин башлангыч һөнәр берлеге оешмасы рәисе Елена Архиповага һөнәр берлекләренең хезмәтне саклау буенча вәкаләтләре вәкилләре тарафыннан хезмәтне саклауга иҗтимагый контроль булырга тиешлеген җиткерде.

Башлангыч һөнәр берлеге оешмасы рәисе Елена Архипова сөт-товар фермасындагы җитештерү процесслары белән таныштырды. Складлар, азык цехлары, сыер абзарлары һәм саву заллары, хезмәткәрләр өчен ял итү һәм ашау бүлмәләре каралды. Карап чыкканнан соң, белгечләр имин хезмәт шартлары оештырылуга уңай бәя бирделәр.

Шуннан соң «Ак Барс» агрокомплексы» ҖЧҖендә булдылар. Предприятие директоры Ленар Абдуллин белән очрашу барышында Ирина Андина хезмәтне саклау турындагы законнардагы барлык үзгәрешләр турында сөйләде, консультация ярдәме күрсәтте, аерым алганда, хезмәтне саклауга идарә итү системасы (СОУТ), СИЗ, хезмәтне саклау буенча инструктажлар һәм укыту, медицина тикшерүләре уздыру кебек мәсьәләләргә басым ясады. Булат Гарифуллин, үз чиратында, администрациянең, башлангыч һөнәр берлеге оешмасының һәм Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика комитетының тиешле хезмәт шартлары белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча үзара тыгыз хезмәттәшлеген билгеләп үтте. Очрашу азагында белгечләр җитештерү процессларының оештырылуына югары бәя бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International