Әлмәттә беренче “Фермер утраучыгы” ачылды

2024 елның 27 сентябре, җомга

Татарстан Республикасында Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе проекты кысаларында Әлмәт шәһәрендә «Фермер утраучыгы» ачылды.

Проект кече һәм урта эшкуарлык субъектларына - авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә һәм азык-төлек продукциясе җитештерүчеләргә үз продукцияләрен махсус «утраучыкларда» урнаштыру мөмкинлеген бирә. Продукция Зәй, Әлмәт, Түбән Кама, Мөслим, Сарман һәм Тукай муниципаль районнарының кече хуҗалыклары тарафыннан Казан шәһәренең 3 мәйданчыгына, Иннополис шәһәренең 1 мәйданчыгына һәм Әлмәт шәһәренең 1 мәйданчыгына җибәрелә.

“Фермер утраучыгы” проекты республикада 2022 елдан бирле уңышлы эшләп килә һәм үзен шактый яхшы күрсәтте. Әлеге “утраучык” кече хуҗалыкларга үз продукцияләрен сатарга, үз шәһәрләреннән, районнарыннан читтәге базарларга чыгарга булыша. Сатып алучылар өчен продукциянең кече хуҗалыклардан зур булмаган партияләр белән, әмма даими нигездә килеп торуы зур плюс булып тора”, - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

“Азык-төлек продукциясен җитештерүче фермерлар һәм кече җитештерүчеләр Әлмәт халкына үз продукцияләрен турыдан-туры үзләре тәкъдим иттеләр. Шуның нәтиҗәсендә алар кулланучыларга нәрсә кирәклеген үзләре билгели алачаклар һәм сату базарын киңәйтү өчен аларның өстәмә мөмкинлекләре булачак”, – дип белдерде Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе генераль директоры Александр Исаевич.

Проект «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International