Министрлыкта АПК ветераннарын котладылар

2024 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы ветераннары Юрий Гвоздь, Раил Зыятдинов һәм Ирек Закировны котладылар.

Юрий Константинович, Раил Шәһәртдин улы һәм Ирек Мөнир улы 75 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр. Алар һәркайсы, кайда һәм нинди фазыйфаи урыннарны биләсәләр дә, һәрвакыт үз вазыйфаларын җиренә җиткереп, зур осталык белән башкаручы һәм хезмәт нәтиҗәләре белән үз коллективларында абруй һәм хөрмәт казанган, югары дәүләт бүләкләренә ия булган затлар.

Озак еллар дәвамында нәтиҗәле хезмәтләре белән алар Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы үсешенә үзләреннән лаеклы өлеш керттеләр. Аларның күпьеллык намуслы хезмәт эшчәнлеген югары бәяләп, Юрий Константиновичка, Раил Шәһәртдин улына һәм Ирек Мөнир улына бүген «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны» дигән күкрәк билгесен тапшырдылар.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров исеменнән ветераннарны министр урынбасарлары Марсель Мәхмүтов һәм Рафаэль Фәттахов котладылар һәм аларга Рәхмәт хатлары тапшырдылар.

Юбилярларны котлауда Татарстан Республикасы АПКсының Ветераннар советы рәисе Марс Алиев һәм Татарстан Республикасы АПКсының Ветераннар советы Президиумы әгъзалары Наил Сабиров, Разил Сәетов һәм Валерий Юнысов катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International