Казанда авыл хуҗалыгы продукциясенең һәм техник иҗат эшләнмәләренең республика ярминкәсе узды

2024 елның 28 сентябре, шимбә

Бүген «Казан» агросәнәгать паркы территориясендә Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнары һәм мәгариф оешмалары катнашында «Осталар шәһәре 2024» авыл хуҗалыгы продукциясенең һәм техник иҗат эшләнмәләренең республика ярминкәсе узды.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф комитеты рәисе урынбасары Терентьева Ирина катнашты.

Һәр муниципаль район үз экспозиция мәйданчыгын көллиятләр һәм техникумнар, шулай ук башка кызыксынучы предприятиеләр һәм оешмалар белән берлектә оештырган иде. Ярминкәдә барлыгы 300дән артык мәгариф оешмасы, шул исәптән Татарстан Республикасының 43 районыннан 65 урта һөнәри белем бирү учреждениесе катнашты.

"Татарстанда инде күркәм традициягә әйләнгән мондый чаралар тирән мәгънәгә ия. Мәгариф оешмаларында укучылар продукт булдыруда һәм аны сатуда катнашканда, алар нәрсәгә ихтыяҗ булуын, нәрсәләрне булдырырга кирәклеген төгәл аңлыйлар", - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

Ярминкәдә шәһәр халкына арзанрак бәяләрдән түбәндәге продукция ассортименты тәкъдим ителде: камыр ризыклары, бөртекле культуралар, агач эшләнмәләре, декоратив-гамәли иҗат эшләнмәләре, металл эшләнмәләр, консервланган продукция, җиләк-җимеш-яшелчә продукциясе, бал, сөт, сөттән әзерләнгән продукция, тегелгән әйберләр, йомырка һ.б.лар. Продукция сатып алуда гражданнарга ярдәм итү өчен волонтерлар җәлеп ителгән иде.

Моннан тыш, ярминкәгә килүчеләр яшь төзүчеләрнең, балта осталарының, тимерчеләрнең, чүкеп ясау осталарының кул эшләнмәләре белән таныштылар. Ә күтәренке кәеф һәм уңышлы сәүдә атмосферасы Арча педагогика көллиятенең үзешчән сәнгать коллективлары чыгышлары һәм республика муниципаль районнарының иҗат номерлары белән үрелеп барды.

Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре 14 сентябрьдән атна саен шимбә көннәрендә уза, дип искәртте Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов.

"Ел саен уздырыла торган мондый ярминкәләрне шәһәр халкы бик көтеп ала, аларга ихтыяҗ зур, продукциянең күп сатылуы моңа ачык дәлил. Алып килә торган продукция югары сыйфатлы, шәһәр халкы бик канәгать", - дип билгеләп үтте ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International