Марат Җәббаров Татарстан Республикасының яшелчә кырларында булды

2024 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм министр урынбасары Дмитрий Яшин эш сәфәре белән Арча, Алабуга, Тукай һәм Чистай муниципаль районнарында булдылар.

Марат Җәббаров Татарстан Республикасында борщ җыелмасын җитештерүче эре предприятиеләрнең бәрәңге, кишер, чөгендер, кәбестә кырларын һәм яшелчә саклагычларын карап чыкты, болар - Арча муниципаль районының «Кырлай АФ» ҖЧҖ, Алабуга муниципаль районының «Вятские Зори» агрофирмасы» ҖЧҖ кырлары, Тукай районында шәхси эшкуар Миңнеханов Минталип Исмәгыйль улы кырын һәм Чистай районында «Чистай» агрофирмасы» ҖЧҖ кырында булды.

Бүгенге көнгә республикада бәрәңге 2394 га мәйданда чыгарылган яисә планнан 55% (план 4377 га), тулаем җыем – 81 мең тонна, уртача уңдырышлылык – 341 ц/га.

Яшелчә культуралары 578 га мәйданда җыелган, тулаем җыем – 9,4 мең тонна, уртача уңдырышлылык – 162 ц/га. Барлык категория хуҗалыкларда көтелә торган тулаем җыем – 210 мең тоннага якын, шул исәптән авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм КФХларда 40 мең тоннадан артык.

Эш сәфәре барышында Марат Җәббаров Татарстан Республикасы муниципаль районнары башлыклары, Татарстан Республикасы районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары һәм хуҗалыклар җитәкчеләре белән очрашты. Алар туфракның уңдырышлылыгы, тотрыклы уңыш алу өчен югары сыйфатлы орлыклар әзерләү, яшелчәләр җитештерү, аларны саклау һәм сату мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International