Татарстанда алма бакчаларында уңыш җыялар

2024 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүгенге көндә Татарстан Республикасының алма бакчаларында уңыш җыялар. Фаразларга караганда, орлыклы культуралар уңышы 1 мең тоннага якын булырга тиеш.

Язгы салкыннарның әйләнеп кайтуы нәтиҗәсендә республиканың күп бакчаларында җиләк-җимеш культураларының чәчәкләре эшеп коелды. Кайбер урыннарда үсемлекләрнең чәчәкләре 70%ка кадәр коелды, шуңа күрә быел уңыш фаразланган күрсәткечләрдән түбәнрәк.

Республикада, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны исәпкә алып, 7,7 мең га җиләк-җимеш утыртмалары бар, авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм крестьян (фермер) хуҗалыкларында - 1,6 мең га, шулардан 600 га интенсив һәм суперинтенсив типтагы алма бакчалары (800дән 2500 мең данә/га).

Алма бакчаларының зур мәйданнары Чүпрәле районының “Хәйруллин А.И.” КФХсында (200 га), Буа районының “Дәүләтшина М.С.” КФХсында (40 га), шуларның 160 гектары җимеш бирү чорына керде. Бүгенге көннәрдә бу мәйданнардан Лобо, Белорусское сладкое, Беркутовское, Хоней Крисп, Синап Северный һ.б. көзге һәм кышкы сорт алмаларын җыялар.

Бүген кулланучылар ягыннан җирле алмаларга ихтыяҗ зур, продукция урыннарда һәм ярминкә мәйданчыкларында сатыла.

Фермер хуҗалыклары “Кече һәм урта эшкуарлык” илкүләм проектын гамәлгә ашыруда төп рольне уйныйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International