Марат Җәббаров эш сәфәре белән Татарстанның Буа районында булды

2024 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм министр урынбасары Дмитрий Яшин эш сәфәре белән Буа районында булдылар. Сәфәрдә аларны Буа муниципаль районы башлыгы Рәнис Камәртдинов һәм Буа районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәнис Габитов озата йөрделәр.

Министр «Ак Барс» ХК» АҖенең «Буа шикәре» ҖЧҖендә булды һәм шикәр чөгендерен эшкәртү һәм шикәр җитештерү процесслары белән танышты. Эшкәртү заводы директоры Андрей Ермоленко, предприятие сезон эчендә 700 мең тоннадан артык чөгендер эшкәртә һәм 100 мең тоннадан артык ак кристаллик шикәр җитештерә ала, дип билгеләп үтте.

Эшкәртүгә кертүгә кадәр шикәр чөгендере берничә этапта тикшерү уза. Яңа уңышның сыйфатын чимал лабораториясендә билгелиләр. Күрсәткечләрне билгеләү - мөһим процесс. Нәкъ менә, чималдан күпме шикәр чыгуы шуңа бәйле.

Аннан соң чөгендер кагатларга җибәрелә, аннан аны гидротранспортер буенча заводка җибәрәләр, аннан ул чистартыла һәм йомычкалап турала, аңардан диффузион сок алына (шикәрсезләндерелгән чөгендер йомычкалдары киптерүгә җибәрелә, аннан грануллы чөгендер сыгынтысы (жом) барлыкка килә.

Чистартылган сироп җылытылганнан соң ахырга кадәр әзерләп бетерү өчен җибәрелә, аның составындагы су парга әйләнә һәм шикәр кристаллары барлыкка килә. Барлыкка килгән масса центрифугаларга керә, нәтиҗәдә, ак кристаллик шикәр һәм азык патокасы – меласса алына.

Аннары «Заря» ҖЧҖ базасында Марат Җәббаров үзебезнең селекциянең казып чыгарылган «Скала» сортлы шикәр чөгендере өемнәрен карап чыкты. Россия гибридының шикәрлелеге - 16,2%, ә уртача уңдырышлылык - 400 ц/га. «Заря» ҖЧҖ генераль директоры Фәрит Мөдәрисов шулай ук көзге бодай кырларын күрсәтте.

Эш сәфәре барышында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Шәрәфетдинов Ф. Б. КФХсында көнбагыш җыю эшләренең барышы белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International