Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә Кытай Халык Республикасы делегациясе белән очрашу узды. Очрашуда шулай ук «Август» АҖ генераль директоры Михаил Данилов, «Август-Агро» ИК ҖЧҖ генераль директоры Айдар Галәүтдинов, «РАЦИН» АҖ коммерция директоры Айдар Зарипов һәм министр урынбасары Дмитрий Яшин катнашты.
Кытай делегациясен Fuhua Tongda Чжан Хуа компаниясе идарәсе рәисе Чжан Хуа, генераль директор Ли Жуйци, генераль директор урынбасары Стивен Лу һәм төбәк директоры Ники Ци җитәклиләр.
Марат Җаббаров агросәнәгать комплексы мөмкинлекләре белән таныштырды һәм республиканың экспорт куәте турында сөйләде. Очрашу барышында үсемлекләрне химик яклау чаралары өлкәсендә «Август» АҖ һәм Fuhua Tongda арасында хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алыштылар.
Fuhua Tongda – төрле химик товарлар, шул исәптән үсемлекләрне яклау чаралары һәм агрохимик препаратлар җитештерүче Кытай компаниясе.
«Август» АҖ – үсемлекләрне химик яклау чараларын эшләү, җитештерү һәм куллануны мәгълүмати-технологик тәэмин итү буенча Россиянең әйдәүче компаниясе. Компания 1990 елда оештырылган, б\үгенге көндә аның Россия Федерациясенең иң мөһим аграр төбәкләрендә 60 вәкиллеге һәм гомуми мәйданы 275 мең га булган авыл хуҗалыгы җирләре бар.
«Август-Агро» ИК ҖЧҖ – Татарстан Республикасы территориясендә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләрнең иң эреләреннән берсе. Татарстанда «Август-Агро» идарәсе карамагында 240 мең га җир бар, шул исәптән чәчүлекләр – 200 мең га, аларда бөртекле, кузаклы культуралар, көнбагыш, рапс, кукуруз һ.б.лар үстерелә. Сөт юнәлешендә 8,7 мең баш мөгезле эре терлекләр исәпләнә.