Рөстәм Миңнеханов: “Быелгы уңыш безгә халыкны азык-төлек продуктлары белән тулысынча тәэмин итәргә һәм аларның шактый күләмен республикадан читкә чыгарырга мөмкинлек бирәчәк”

2024 елның 27 сентябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына 2025 елга Юллама белән мөрәҗәгать итте. Юллама Казан шәһәренең С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында игълан ителде.

Чара җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының икенче утырышы кысаларында «Татарстан Республикасы Рәисенең Татарстан Республикасы Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык юлламасы» дигән көн тәртибе белән узды.

“Уңайсыз һава шартларына карамастан, быел без, ашлык кукурузын исәпкә алып, 3,8 млн тоннага якын ашлык, 2 млн тоннадан артык шикәр чөгендере, 1 млн тоннадан артык бәрәңге һәм яшелчәләр уңышы көтәбез. Бу безгә халыкны азык-төлек продуктлары белән тулысынча тәэмин итәргә һәм аларның шактый күләмен республикадан читкә чыгарырга мөмкинлек бирәчәк”, - дип башлады чыгышын Татарстан Республикасы Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов кыр хезмәтчәннәренә авыр һәм мөһим хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, шулай ук «Татнефть» һәм «ТАИФ» компанияләренә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен ташламалы бәядән дизель ягулыгы белән тәэмин итүләре өчен аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.

“Без агросәнәгать комплексын үстерү белән системалы рәвештә шөгыльләнүне дәвам итәбез. Татарстанда, катлаулы вәзгыятькә дә карамастан, барлык ярдәм чаралары да сакланып калды. Мәсәлән, агымдагы елда гына да техниканы яңартуга - 1,8 млрд сум, туфракның уңдырышлылыгын арттыруга 1 млрд сум җибәрелде”, - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Рәисе.

Фәнни-технологик үсеш елында фәнни үзәкләрдән үз орлыкларын селекцияләү буенча конкрет нәтиҗәләр көтелә. Соңгы биш елда авыл хуҗалыгы культураларының 33 сорты булдырылды һәм җирле селекциянең 20 сортына заявкалар бирелде.

“Авыл хуҗалыгында инновацион мохит булдыру өчен быел без Лаеш районында Агробиотехнопарк ачтык. Ул алдынгы тәҗрибәләрне сынау буенча федераль дәрәҗәдәге компетенцияләр үзәге булырга тиеш”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Рәисе, Татарстан Республикасы – терлекчелек төбәге һәм сөт җитештерү буенча илдә лидер, дип билгеләп үтте. Алдынгылар арасындагы районнардан ул Кукмара, Балтач, Минзәлә, Саба һәм Әтнә районнарын атап китте, аларда тәүлеккә 300 тоннадан алып 500 тоннага кадәр сөт савыла, шулай ук тәүлеккә 100 тоннадан 250 тоннага кадәр сөт сава торган уңышлы хуҗалыклар да бар. Болар - Мамадыш районында «Продпрограмма», Минзәлә районында «Камский Бекон», Кукмара районында «Вахитово» һәм «Урал», Бөгелмә районында «Северная Нива Татарстан» АПКлары. Бу районнар һәм предприятиеләр яңа технологияләрне актив гамәлгә кертәләр. Алар белән тигезләшергә кирәк.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, хәзер без республика сөтенең 87%ын эшкәртәбез. Биш ел элек әлеге күрсәткеч 50%тан артмаган. Алда ит һәм үсемлекчелек продукциясен эшкәртүне арттыру бурычы тора.

“Тышкы базарларга чыгу шулай ук бик мөһим. Халыкара тәэмин итүдә Татарстан Идел буе бөртекле ашлык хабы булсын өчен барлык шартлар да тудырылган. Бу юнәлештә берничә масштаблы проект гамәлгә ашырыла”, - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, хәләл продукция экспортын киңәйтү өлешендә дә зур резерв бар. Аның күләме узган ел эчендә ике тапкырга диярлек арткан.

“Авыл хуҗалыгы ярминкәләрен уздыруны дәвам итү бик мөһим. Кулай бәяләрдән сыйфатлы натураль продукция белән тәэмин итүләре өчен авыл халкына шәһәр халкы исеменнән рәхмәт белдерәсем килә. Без сезгә бик рәхмәтле!” - диде Татарстан Республикасы Рәисе чыгышының азагында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International