Министрлыкта Россия-Германия тышкы сәүдә палатасы делегациясе булды

2024 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә Россия-Германия тышкы сәүдә палатасы делегациясе белән очрашу узды. Очрашуда шулай ук Россия-Германия тышкы сәүдә палатасы идарәсе рәисе Маттиас Шепп, «Ренус» компаниясенең Россиядәге генераль директоры Олаф Метцгер, «Сария» компаниясенең генераль директоры Алексей Ванцович, «Сария Био-Индастрис Волга» компаниясенең генераль директоры Сергей Шевцов, министр урынбасары Гөлүс Баязитов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашты.

Эшлекле очрашу барышында яклар Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгын һәм азык-төлек сәясәтен үстерүнең перспектив юнәлешләре, Россиядә һәм Татарстанда немец бизнесын үстерү мөмкинлекләре һәм юнәлешләре турында фикер алыштылар.

Катнашучылар шулай ук инвесторларның Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән хезмәттәшлек итү форматлары, әзер продукцияне сату мөмкинлекләре, экспорт өчен яңа базарлар ачу һәм җирле ит эшкәртү предприятиеләре белән эшләү перспективалары турында сөйләштеләр. Очрашу барышында катнашучылар «Сария Био-Индастрис» компаниясе үрнәгендә республикада чит ил капиталы булган компанияләр эшен карадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International