30 сентябрьдә “Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты” ФДБКБУ базасында галимнәр Удмуртия авыл хуҗалыгы белгечләре белән очраштылар. Очрашуда Вавожск районы авыл хуҗалыгыидарәсе башлыгы Юрий Найманов, Мичурин ис. хуҗалык җитәкчесе Владимир Капеев, хуҗалыкның баш агрономы Борис Борисов катнашты.
Вавожск районының Мичурин ис. авыл хуҗалыгы предприятиесе Удмуртиянең иң яхшы хуҗалыкларыннан берсе, ул игенчелек һәм терлекчелек тармакларында ирешелгән югары уңышлары белән аерылып тора. Аның казанышлары терлекчелектә дә, шулай ук игенчелектә дә алдынгы фәнни эшләнмәләргә нигезләнү нәтиҗәсе. Ул кара - ала-кола токымлы эре мөгезле терлек үрчетү буенча нәселле завод статусына ия булган. Бер сыердан савылган сөт 6000 килограммнан артып китә.
Кунакларны беренче чиратта селекция, орлыкчылык һәм тары, борчак, бәрәңге үстерү технологияләре кызыксындырды.
Институт директоры, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире Марсель Таһиров әйтүенчә, товар җитештерүчеләрнең институт эшләнмәләре белән кызыксынуы кинәт кенә артып киткән. Җитештерүдә яңа сорт орлыклар кулланмыйча югары нәтиҗәләргә ирешеп булмый, шуңа күрә институт 15 культура буенча селекцияләү эшләре алып бара, 17 культура буенча орлыкчылык беләш шөгыльләнә. Шуның аркасында институтның селекция өчен мәйданнары Татарстанда гына түгел, ә Россиянең башка төбәкләрендә дә шактый киңәйде.
Кузаклы культураларны селекцияләү бүлеге мөдире Александра Фадеева борчак буенча селекция уңышлары белән таныштырды. Ул орлыкка Россиянең көньяк төбәкләрендә ихтыяҗ зур булуын ассызыклады, чөнки борчак Төркиягә һәм көньяк Африка илләренә экспортлана.
Тарыны селекцияләү бүлеге мөдире Василий Блохин, санкцияләр шартларында фәнгә үсү өчен стимул артты, диде. Ул шулай ук килүчеләрне бөртекле культураларны игү технологияләре өлкәсендә ноу-хау белән таныштырды. Алар өстәмә чыгымнар тотмыйча гына уңышны гектарыннан 6 центнерга кадәр арттырырга мөмкинлек бирә.
Бәрәңге үстерүдәге проблемалар фузариоз, альтернариоз кебек авыруларга бәйле, болар шактый зур икътисадый зыян китерә торган авырулар. Бу проблемаларга авыл хуҗалыгы биотехнологиясе бүлеге мөдире Зенон Сташевски тукталды. Ул шулай ук бәрәңгенең үз илебезнең һәм чит илләрнең селекция сортларына җентекләп тукталды, хәзер институт аларның орлыкларын чыгару белән шөгыльләнә.
Аналитик тикшеренүләр үзәге җитәкчесе Алмаз Шәрипов кунакларны әлеге Үзәкнең мөмкинлекләре белән таныштырды, шулай ук институт базасында җитештерелә торган азык өстәлмәләренә тукталды. Аларның өстенлеге – адреслы булуда. Башта хуҗалыкның азык базасы тикшерелә, аннары, азыктагы микроэлементлар һәм витаминнар кытлыгын исәпкә алып, аңа өстәлмәләр җитештерелә.
Очрашу ахырында үзенчәлекле орлыклар бирешү һәм фәнни консультацияләр үткәрү буенча килешүләр имзаланды.