Татарстан Республикасының Түбән Кама районы фермеры мәктәпкәчә һәм мәктәп учреждениеләрен бәрәңге һәм яшелчәләр белән тәэмин итә. “Земляки” КФХ башлыгыВладимир Аппаков балалар бакчаларына 400 тонна бәрәңге һәм 120 тонна яшелчә җибәрде.
Аппаков хәбәр иткәнчә, бу аның уңышының бер өлеше генә. Кергән гаризалар нигезендә кыш буенча ул мәктәпкәчә балалар учреждениеләренә авыл хуҗалыгы продукциясен җибәреп торачак. Ул җитештергән продукциянең бер өлеше мәктәпләргә җибәреләчәк.
ИА «Татар-информ»