97 млн. тоннадан артыграк ашлык суктырылган

2014 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 1 октябренә Россия Федерациясе субъектларының агросәнәгать комплексы идларәсе органнарының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, бөртекле һәм кузаклы культуралар 38,8 млн. гамәйданда, ягъни, юкка чыкканнарын һәм азык өчен җыелганнарын исәпкә алып, чәчү мәйданының85,9%ында суктырылган (узган елда – 36,0 млн. га булган). 97,6 млн. тонна ашлык җыелган (узган елда – 78,6 млн. тонна), уңдырышлылык – гектардан 25,2 центнер (узган елда – 21,8 ц/га).

Көзге һәм язгы бодай ил буенча 21,5 млн. га мәйданда, ягъни барлык мәйданның 87,4%ында суктырылган (узган елда – 20,3 млн. га). 58,3 млн. тонна ашлык җыелган (узган елда – 48,8 млн. тонна), уңдырышлылык 27,1 ц/га (узган елда – 24,0 ц/га).

Көзге һәм язгы тары 8,5 млн. га мәйданда, ягъни чәчү мәйданының 93,6%ында суктырылган (узган елда – 7,7 млн. га). 20,5 млн. тонна тары җыелган (узган елда – 15,1 млн. тонна), уңдырышлылык 23,9 ц/га (узган елда – 19,7 ц/га).

Орлык өчен кукуруз 944,0 мең га мәйданда, ягъни чәчү мәйданының 35,5%ында суктырылган (узган елда – 353,0 тыс. га). 4,6 млн. тонна кукуруз җыелган (узган елда – 1,7 млн. тонна), уңдырышлылык 49,1 ц/га (узган елда – 49,3 ц/га).

Дөге 99,2 тыс. га мәйданда, ягъни чәчү мәйданының 50,6%ында суктырылган (узган елда – 45,5 мең га). 632,8 тонна дөге җыелган(узган елда – 251,9 мең тонна), 63,8 ц/га (узган елда – 55,4 ц/га).

Шикәр чөгендере (фабричный) 430,6 тыс. га мәйданда, ягъни барлык мәйданның 47,3%ында чыгарылган (узган елда – 302,8 меңга). 15,7 млн. тонна шикәр чөгендере җыелган (узган елда – 12,6 млн. тонна), уңдырышлылык 363,6 ц/га (узган елда – 416,8 ц/га).

Лен-долгунец 37,0мең га мәйданда җыелган, ягъни 71,5% (узган елда – 38,3 мең га).

Көзге һәм язгы рапс 846,5мең га мәйданда суктырылган, ягъни мәйданның 71,1%ында җыелган (узган елда – 708,0 мең га). 1,3 млн. тонна рапс җыелган (узган елда – 947,6 мең тонна), уңдырышлылык 15,0 ц/га (узган елда – 13,4 ц/га).

Орлык өчен көнбагыш 3,4 млн. га мәйданда, ягъни чәчелгән мәйданның 50,1%ында суктырылган (узган елда – 1,1 млн. га).Барысы 5,3 млн. тонна җыелган (узган елда – 2,2 млн. тонна), уңдырышлылык 15,6 ц/га (узган елда – 20,0 ц/га).

Соя 763,4 мең га мәйданда, ягъни мәйданның 38,7%ында суктырылган (узган елда – 261,1 мең га). 1,0 млн. тоннадан артыграк соя җыелган (узган елда – 453,1 мең тонна), уңдырышлылык 13,3 ц/га (узган елда – 17,4 ц/га).

Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм крестьян (фермер) хуҗалыкларында бәрәңге 250,8 мең га мәйданда чыгарылган, ягънибарлык мәйданның 79,2%ында җыелган (узган елда – 142,3 мең га), 5,0 млн. тоннага якын бәрәңге җыелган (узган елда – 2,5 млн. тонна), уңдырышлылык 198,7 ц/га (узган елда – 178,8 ц/га).

Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм крестьян (фермер) хуҗалыкларында яшелчәләр 113,6 мең га мәйданда, ягъни мәйданның67,5%ында җыелган (узган елда – 89,0 мең га), 2,4 млн. тонна яшелчә җыелган (узган елда – 1,3 млн. тонна), уңдырышлылык -207,3 ц/га (узган елда – 149,7 ц/га).

2015 ел уңышына көзге бөртекле культуралар 11,4 млн. га мәйданда, ягъни фаразланган мәйданның 69,2%ында чәчелгән (узган елда – 7,9 млн. га), дип хәбәр итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International