Узган атнада Игенчеләр сараенда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов рәислегендә«Татарстан Республикасы территориясендә терлекләрдә була торган аеруча куркыныч һәм йогышсыз авырулар буенча эпизоотик вәзгыять мониторингы системалары” темасына киңәшмә узды. Чара “РТИ” ачык акционер җәмгыяте һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы арасында «Татарстан Республикасы территориясендә биологик куркыныч янаулар мониторингының пилот интеграцион үзәген киңәйтү» фәнни-тикшеренү проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, «РТИ” ААҖнең “биоиминлек” юнәлеше җитәкчесе Олег Белов, экологик һәм биологик мониторинг лабораториясе башлыгы урынбасарыАртем Ткачук, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының җир мөнәсәбәтләре һәм куллану базары бүлегенең АПК буенча баш киңәшчесе Руслан Исламов, Татарстан Республикасының Терлекчелектә нәсел эше һәм азык-төлек буенча авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ильсур Закиров, «Республика ветеринария лабораториясе» ДБУ директоры Марс Вәлиев һәм башкалар катнашты.
Җыелышта катнашучыларга юнәлеш җитәкчесе Олег Белов «Татарстан Республикасы территориясендә терлекләрдә була торган аеруча куркыныч һәм йогышсыз авырулар буенча эпизоотик вәзгыять мониторингы системалары” буенча презентация үткәрде.
Киңәшмә “РТИ” ачык акционер җәмгыяте һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы арасында «Татарстан Республикасы территориясендә биологик куркыныч янаулар мониторингының пилот интеграцион үзәген киңәйтү» фәнни-тикшеренү проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Татарстан Республикасы территориясендә терлекләрдә була торган аеруча куркыныч һәм йогышсыз авырулар буенча эпизоотик вәзгыять мониторингы системалары” сегментының тәҗрибә зонасын булдыру буенча үзара хезмәттәшлек итү турында килешүне имзалау белән тәмамланды.