ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе
Бүген чаллыда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республика районнары башлыклары белән очрашты.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы белән Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы арасында мәгълүмати хезмәттәшлек турындагы килешү проектын карап килештерде.
Агымдагы елның 26 - 28 сентябрендә Әлмәт шәһәрендә Татарстан Республикасының “Уңыш”физкультура-спорт җәмгыяте тарафыннан Татарстан Республикасының “Сәламәтлек” XI авылСпартакиадасы программасы буенча авыл районнары командалары арасында шахмат буенчаТатарстан Республикасы чемпионаты уздырылды.

29
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Чаллыда ял көннәре авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә шәһәрнең башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Наил Мәһдиев булып чыкты.
Казан дәүләт аграр университетының Укыту-демонстрация үзәгендә узган «Татарстанның бакча җимешләре һәм йөзем бакчалары җимешләре» дигән күргәзмә-ярминкәсенә йөзем җимеше куагының кырыктан артык сорты, аннан әзерләнгән шәраб, соклар, җимеш агачлары үсентеләре, күпьеллыкчәчәкләр үсентеләре китерелгәшн иде.

27
сентябрь, 2014 ел
шимбә
Татарстан кырларында бөртекле культураларны урып-җыю эшләре тәмамланды, шулай да шикәр чөгендере, рапс һәм бәрәңге җыю дәвам итә. Эшләр барышы турында Татарстан РеспубликасыХөкүмәте Йортында бүген видеоконференция режимында узган киңәшмәдә хәбәр иттеләр. Аны Татарстан Республикасы Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

25
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
«Майский» теплица комбинаты җитештерүне үстерүгә ел саен 350-500 млн. сум тота. Бу исә предприятиегә Россиянең теплица комбинатлары арасында якланган грунт яшелчәләре уңышы буенча лидер булырга ярдәм итә.

24
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
27 сентябрьдә Казан дәүләт аграр университетының Укыту-демонстрация үзәгендә һәвәскәр бакчачыларның «Татарстанның бакча җимешләре һәм виноград бакчалары» дигән күргәзмә-ярминкәсе узачак.
«Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты” ФДБФУ (ФГБНУ «ТатНИИСХ») үз илебезнең һәм чит илләрнең югары уңыш бирә торган, югары сыйфатлы бәрәңге орлыгы материалын сата, болар: Невский, Радонежский, Удача, Ладожский, Розара сортлары.

23
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе
Казанга һәм Чаллыга 101,2 млн. сумга авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән. Ике шәһәрдә дә өчәр авыл хуҗалыгы ярминкәсе уздырылды. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифинг барышында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International