Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен аларның бәйрәме уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итте

2014 елның 7 октябре, сишәмбе

Бүген «Пирамида” сәүдә-күңел ачу комплексында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен аларның бәйрәме уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итте. Әлеге тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль районнар башлыклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һ.б.лар катнашты.

Тантана башланганчы мәртәбәле кунаклар республика авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр тарафыннан әзерләнгән күргәзмә продукцияне карадылар.

Тантаналы кабул итүдә катнашучыларны котлап, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы өчен бу елның җиңел башланмавын искәртеп узды.

"Ул ничек тәмамланыр дигән шик бар иде. Әмма Ходай безне ташламады һәм авылларда тир түгеп эшләүче кешеләрнең хезмәте безгә республиканы ашлык, яшелчә һәм бәрәңге белән тулысынча тәэмин итү мөмкинлеген бирде. Безнең ит, сөт, шикәр чөгендере буенча күрсәткечләр - барысы да шактый уңышлы. Бу - безнең авыл халкының, эшкәртүчеләрнең зур тырышлыгы нәтиҗәсе", - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул республиканың куәтле агросәнәгать комплексы формалашу башында торган авыл хуҗалыгы тармагы ветераннарына аерым рәхмәт белдерде.

Татарстан Президенты, бүгенге геосәяси вәзгыять һәм Россиягә карата Көнбатыш санкцияләре илнең авыл хуҗалыгы өченконкуренцияле өстенлеккә әверелергә тиеш, дип белдерде. "Безнең агросәнәгать комплексы конкуренциягә сәләтле, без базарда ихтыяҗ тудырырлык сыйфатлы продукция җитештерә алабыз. Без бу мөмкинлектән файдаланырга тиеш", - дидеТатарстан Республикасы Президенты.

Ул, авыл хуҗалыгына илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итү күзлегеннән генә карарга ярамый, дип ассызыклады. "Авыл халкы, авыл - ул дәүләтебез нигезе. Әгәр дә без авылга булышмыйбыз икән, нигезебезне югалтабыз", - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов. Татарстанда гамәлгә ашырыла торган 30 федераль һәм республика программаларының иң күбе авылларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән, дип искәртеп узды ул.

"Республика җитәкчелеге һәрчак агросәнәгать комплексына ярдәм итте һәм алга таба да ярдәм итәчәк", - дип ассызыкладыТатарстан Республикасы Президенты.

Аннары Рөстәм Миңнеханов республика агросәнәгать тармагының иң яхшы хезмәтчәннәренә бүләкләр тапшырды.

Искәртеп үтәбез, агымдагы елда һава шартлары авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең эшен шактыйкатлауландырды, әмма сыйфатлы агротехник чаралар һәм заманча технологияләр куллану аркасында игенчеләр 3,6 млн. тонна ашлык җыеп ала алдылар. Сөт һәм ит җитештерү дәрәҗәсе узган ел белән чагыштырганда 2-2,5 процентка артты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International