Бүген авыл хуҗалыгы ярминкәләрен тикшереп чыктылар

2014 елның 5 октябре, якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләрен карап чыкты. Гадәттәге көзге ярминкәләр Татарстан Республикасы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән, көндәлек азык-төлек товарлары белән тәэмин итүне яхшырту максатларында шәһәрнең җиде мәйданчыгында узды.

Ярминкәләргә 22,1 млн. сумга продукция китерелгән иде. Татарстан товар җитештерүчеләре Казан базарларына 325 тоннадан артыграк яшелчә, 29 тонна ит, 238,8 мең данә йомырка, 27,7 тонна сөт, шулай ук он, ярма, шикәр, сөт әйберләре, балык, бал һәм башка төрле продукция китерделәр. Совет районында авыл хуҗалыгы продукция мөмкин кадәр кулай бәяләрдән ике мәйданчыкта сатып алырга мөмкин булды: «Казан» агросәнәгать паркында (Аграрчылар ур., 2) һәм Дәрвишләр бистәсендә, Сәед Галиев ис. мәдәният йорты каршында (Совет ур., 18).

Казан” агросәнәгать паркына Арча, Әтнә, Нурлат, Саба, Теләче муниципаль районнары товар җитештерүчеләре, шулай ук Татарстан кулланучылар берлеге (Татпотребсоюз), “Ак Барс” Холдинг компаниясе” ААҖ, “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ, Лаеш филиалы, “Татплодоовощпром” ЯАҖ, “ПРОСТО МОЛОКО” ИК” ҖЧҖ, “Сервис-Агро” ҖЧҖ, “АгроИнвест” ИК” ЯАҖ, Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең “Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты” ДФУ (ГНУ), “Арча” ҖЧҖ, “Мотыйгуллин” ИП кебек оешмалар үз продукцияләрен китерделәр.
Дәрвишләр бистәсендәге ярминкәгә Алексеевск муниципаль районы авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре, Татарстан кулланучылар берлеге, “Ак Барс” Холдинг компаниясе” ААҖ, “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ, “Татплодоовощпром” ЯАҖ, “ПРОСТО МОЛОКО” ИК” ҖЧҖ, “Красный Восток-Агро” ААҖ, “Сервис-Агро” ҖЧҖ, “Эдельвейс-М” сөт продуктлары комбинаты” ЯАҖ, “Полимэкс” ҖЧҖ, “Татагролизинг” ААҖ кебек оешмалар үз продуктларын китерделәр. 
Яңа Савин районында (Адоратский ур., 21, “Яңа Савин күпләп-ваклап сату базары” ААҖ каршындагы мәйдан) Яңа Чишмә һәм Спас муниципаль районнары, Татарстан кулланучылар берлеге, “Ак Барс” Холдинг компаниясе” ААҖ, “Ак Барс”кошчылык комплексы” ҖЧҖ, Лаеш филиалы, “Татплодоовощпром” ЯАҖ, “ПРОСТО МОЛОКО” ИК” ҖЧҖ, “Майский”теплица комбинаты” ҖЧҖ, “Эдельвейс-М” сөт продуктлары комбинаты” ЯАҖ, “Арча” ҖЧҖ продукциясен сатып алырга мөмкин булды.

Авиатөзелеш районы ярминкәсенә (Дементьев ур., 39 йорт, 123 нче һөнәри лицей каршындагы мәйданда) Бипектау муниципаль районы, Татарстан кулланучылар берлеге, “Ак Барс” Холдинг компаниясе” ААҖ, “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ, Лаеш филиалы, “Татплодоовощпром” ЯАҖ, “ПРОСТО МОЛОКО” ИК” ҖЧҖ, «Татагрохим» ААҖ продукциясе китерелде.

Мәскәү муниципаль районы ярминкәсендә Г.Коләхмәтов һәм Восстание урамнары киселешендә, "Пятерочка+" супермаркетына каршы территориядә Буа муниципаль районы авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең, Татарстан кулланучылар берлеге, “Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты” ЯАҖ, “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ, Лаеш филиалы,“ПРОСТО МОЛОКО” ИК” ҖЧҖ, “Татплодоовощпром” ЯАҖ продукциясен сатып алырга мөмкин иде.

Киров районында Краснококшайский ур., 152/2 йорт адресы буенча "Җиләкле бистәсе" сәүдә үзәге каршындагы территориядәКама Тамагы муниципаль районы, Татарстан кулланучылар берлеге, “Татплодоовощпром” ЯАҖ, “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ (Лаеш филиалы) товар җитештерүчеләре үз продукциясен саттылар.

Вахитов районының Достоевский ур. буенча Чехов базары артындагы мәйданда Татарстанның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе, Татарстан кулланучылар берлеге, “Ак Барс” ХК ААҖ, “Лаеш балык заводы” ЯАҖ, «Татплодоовощпром» ЯАҖ һәм Алексеевск муниципаль районы продукциясен сатып алырга мөмкин иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International