«2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” федераль максатчан программасы чаралары кысаларында 2014 елның августыннан декабренә кадәр Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Россия өчен гадәти (милли) спорт төрләре буенча Бөтенроссия ярышлары (алга таба - Ярышлар) уздырыла.
Ярышлар программасында 17 спорт төре буенча ярышлар уздыру карала, алар Россия Федерациясенең 10 субъектында үткәреләчәк.
2014 елның 24-26 сентябрендә Чуаш Республикасының Яңа Чебоксар шәһәрендә чабыш ярышлары (кросс) уздырылды.
Аларда Россия Федерациясе субъектларыннан 200ләп спортчы катнашты.
Хатын-кызлар арасында 3000 метр арадагы ярышта Татарстан Республикасының Актаныш муниципаль районыннан спортчы кыз – Җиһангирова Фирүзә бронза призеры булды.