Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында төрле елларда авыл хуҗалыгын үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткән ветераннарны Халыкара өлкәннәр көне белән котладылар. Министрлыкта бу күркәм традиция күп еллардан бирле бара инде.
Тантаналы чараны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ачты.
Хөрмәтле кунакларны шулай ук Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең һөнәр берлеге комитеты рәисе Фәридә Гарифуллина, Ветераннар советы рәисе Анатолий Драгунов сәламләде.
Марат Әхмәтов кунакларны бәйрәм белән котлады, аларга Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының бүгенге яшәеше турында, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре алдына куелган бурычлар турында сөйләде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы шулай ук республика кырларында бүген шикәр чөгендере, бәрәңге һәм рапс җыюның барышы турында сөйләде. Шәһәрләрдә көзге ярминкәләр башлануы, аларда авыл хуҗалыгы продукциясенең шактый күп булуы хакында да әйтеп узды.
Үзенең котлау нотыгын тәмамлап, Марат Әхмәтов ветераннарга нык сәламәтлек, гаиләләрендә иминлек, илдә-көндә тынычлык булсын дип теләде.
Ветераннар чәй артында үзләренең хезмәт елларын, кызыклы вакыйгаларны искә төшерделәр һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелегенә үзләрен гел шулай искә алып торганнары өчен җылы рәхмәтләрен белдерделәр.