Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Марат Әхмәтов катнашында матбугат конференциясе узды

2014 елның 3 октябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 2014 елда Татарстан АПК эшенә йомгак ясады.Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы республиканың аграр секторына чит ил һәм федераль инвесторларны җәлеп итү зарурлыгына аерым басым ясады.

М.Әхмәтов 2014 елны "уртача" дип, билгеләп үтте, ә узган елны корылык аркасында нульгә тиң дип атаган иде. Әмма аграр ведомство башлыгы: "Министрда бурыч үтәлгән хисләр юк" дип белдерде.

Агросәнәгать комплексындагы күңелсезлекләрнең сәбәбе тагын корылыкка бәйлебу Татарстан өчен беренче очрак түгел, ә гадәти хәл дип әйтергә булаТатарстан Республикасы нда инде биш ел рәттән аномаль һава шартлары, дип шәрехләде министр. Ул галимнәр сүзен мисал итеп китерде, алар нигезендә республика климаты Самара өлкәсе климатына тиң: әйтерсең лә, Казан 600 чакрымга көньяккарак күчкән. Шуңа бәйле рәвештә дымлылык кими, авыл хуҗалыгында корылыккүзәтелә.

М.Әхмәтов билгеләп узганча, аз гына корылык та тармак табышын 20-25 миллиард сумга киметә, ә көчлесе - 40 миллиард сумга. Быел бөртекле культуралар буенча 9 миллиард сум табыш алынмый калган. Һава шартларының имин булмавы аркасында авыл хуҗалыгы буенча, гомумән алганда, зыян күләме 16-17 миллиард сум тәшкил итә.

Татарстанда 1 миллион гектар авыл хуҗалыгы җирләре иминиятләштерелгән. Әмма аграр иминиятләштерү өлкәсендә шактый үзгәрешләр кирәк, дип саный министр.

Быел барлыгы 3,6 миллион тонна ашлык җыелган. "Бу республика халкын тулысынча тәэмин итәргә җитә", - дип, башлангыч нәтиҗә ясады аграр ведомство башлыгы. Бу ашлык азык-төлек максатларына, фураж җитештерүгә, спирт ясауга тотылачак. Моннан тыш, ул терлекләргә кыш чыгарга да җитәчәк.

Марат Әхмәтов 2014 елгы урак алдынгыларын атады. Икмәк җыю буенча Азнакай районы хезмәтчәннәре беренче урында: алар икенче ел рәттән 150 мең тонна уңыш ала. Икенче урында - 149 мең тонна икмәк җыеп алган Актаныш районы игенчеләре. 141 мең тонна ашлык суктырган Буа районы өченче урынны биләгән.

Балтач районы игенчеләре һәр гектардан 38,4 центнер уңыш алган - бу республикада иң югары күрсәткеч. Икенче урында - Актаныш районы: анда бер гектардан 32,4 центнер икмәк алынган.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры шикәр чөгендеренә аерым тукталды, ул шактый табыш китерә. Быел узган елгы 2 миллион тонна урынына 1,7 миллион тонна уңыш җыеп алынырга тиеш. Министр әлеге техник культураны 3 миллион тоннага җиткерергә дигән конкрет бурыч куйды. Моның өчен Буа һәм Нурлат шикәр заводларының куәтен арттыруга 2,5 миллиард сум акча кирәк булачак. Шул ук вакытта ул республикадан читтә тагын бер шикәр чөгендере эшкәртү заводын төзү тәкъдимен кире какты. "Транспорт чыгымнары аркасында ул предприятие үзен акламаячак", - дип аңлатты ул.

М.Әхмәтов әйтүенчә, Татарстан халкы бәрәңге һәм яшелчә белән тулысынча тәэмин ителәчәк. Ул билгеләп узганча, авыл хуҗалыгы предприятиеләре барлыгы 8 мең гектар бәрәңге үстергән. Бу продукцияне төп җитештерүчеләр - шәхси ярдәмче хуҗалыклар.

Министр, Татарстан хезмәтчәннәре үстергән продукцияне Россиянең башка төбәкләренә дә активрак тәкъдим итәргә кирәк, дип саный.

Терлекчелек тармагында кайбер уңышларны аерым әйтергә кирәк: узган ел белән чагыштырганда, сөт җитештерү 2-2,5 процентка арткан. Ит алу буенча да шундый ук күрсәткечләр. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренә сөт җитештерү белән шөгыльләнү отышлыга әверелгән: сатып алу бәяләре шактый югары саклана.

Ит белән дә шундый ук хәл. Шуңа да инвесторлар продукция җитештерү мәйданнарын киңәйтә. Әйтик, "Камский бекон" ААҖ Минзәлә районында ит җитештерү күләмен 50 мең тоннага арттыра. "Агросила Групп" ЯАҖ Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына кош ите җитештерү күләмен өстәмә арттыру (100 мең тонна) буенча проект тәкъдим иткән. Инвестор әлеге максатларга 16 миллиард сум тотарга ниятли.

"Ак Барс холдинг" ХК" ААҖ дуңгыз ите җитештерүне 12 мең тоннага, кош итен 40 мең тоннага арттырмакчы. "Безнең товар җитештерүчеләр Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясенә тикшерү һәм хуплау өчен28 миллиард сумлык перспективалы проектлар тәкъдим итте", - дип, ачыклык кертте М.Әхмәтов.

Шуңа бәйле рәвештә, М.Әхмәтов перспективалы бурыч билгеләде: "Без Россия азык-төлек базарында үз урыныбызныбулдырырга тиеш. Россия иткә ихтыяҗның чиреген һәм сөт продукциясенең 10 миллион тоннасын читтән кертә икән, җитештерү куәтләре югары булган субъектлар әлеге базарны биләргә тиеш".

"Безгә шулай ук финанс куәте зуррак булган чит ил һәм федераль стратегик инвесторларны эзләргә кирәк", - дигән бурыч куйды аграр ведомство башлыгы. Аның әйтүенчә, әлеге бурычны хәл итү белән беркадәр алданрак шөгыльләнергә кирәк булган: кайбер компанияләр федерациянең башка субъектларына инвестицияләр кертеп өлгергәннәр инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International