Мәскәүдә “Алтын көз – 2014” аграр күргәзмәсендә Татарстан авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең 10сы алтын медальгә лаек булды

2014 елның 17 октябре, җомга

8-11 октябрьдә Мәскәүдә ВДНХ территориясендә узган «Алтын көз-2014» XVI Россия агросәнәгать күргәзмәсендә Татарстан авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең 10сы медальләргә һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының рәхмәт хатларына лаек булды.

Якланган грунтта яшелчәләр җитештерүдә ирешкән уңышлары өчен “Майский” теплица комбинаты»ҖЧҖ алтын медаль белән бүләкләнде.

Экологик имин продукция алу максатында югары нәтиҗәле биопрепаратлар гамәлгә керткән өчен «Биопрепараты» НПИ ҖЧҖ алтын медаль алды.

«ПРОСТО МОЛОКО», «Мамадыш сыр-май комбинаты», «Бөгелмә сөт комбинаты» сыйфатлы сырлар әзерләгән өчен алтынмедальләргә лаек булдылар.

ГБУ «Умартачылык идарәсе» ДБУ умартачылык продукциясе җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен алтын медальгә ия булды.

«Бариев Д.Г.» КФХ шулай ук югары сыйфатлы умартачылык продукциясе җитештергән өчен алтын медаль алды.

«Токсикологик, радиацион һәм биологик хәвефсезлек федераль үзәге» ФДБУ “Россия Федерациясендә бруцеллезны диагностикалау, профилактикалау һәм бетерү буенча югары нәтиҗәле чаралар эшләгән өчен” алтын медаль алды.

«Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты» ФГБНУ «Татарстан Республикасын мәгълүмати тәэмин иткән өчен” алтын медаль алды.

«Чаллы икмәк продуктлары комбинаты” ААҖ бер үк вакытта ике - алтын һәм бронза медальләр алды.

«Чаллы-Бройлер” ҖЧҖ югары сыйфатлы кош ите продуктлары һәм йомырка җитештергән өчен көмеш медальгә лаек булды.

Быел традицион аграр форум эшендә Россия Федерациясенең 50дән артык субъектыннан һәм 24 чит илдән 2500ләппредприятие катнашты.

Мәдәният елында илебезнең авыл хуҗалыгы уңышлары һәм аның мөмкинлекләре күпмилләтле Россиянең мәдәни традицияләре призмасы аша бирелде. «Җанлы мәдәният» темасы заманча инсталляция — Россия Федерациясе төбәкләрендә җитештерелә торган продуктлардан төзелгән күләмле картиналар рәвешендә күрсәтелде.

Иң яхшы күргәзмә традицияләрен саклап, «Алтын көз» күргәзмәсе АПК уңышларын киң күләмле итеп күрсәтте, ул халыкара эре демонстрацион мәйданга әверелде. Беренче мәртәбә 1939 елда ачылган Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсе сугыштан соң Халык хуҗалыгы уңышлары күргәзмәсенә (ВДНХ) әверелде. ВДНХның юбилее БДБ дәүләтләре экспозициясендә чагылыш тапты. Бердәм күргәзмә мәйданында беренче мәртәбә Россия, Әзәрбәйҗан, Армения, Беларусия, Төрекмәнстан АПК казанышлары киң колачлап күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International