Нәселле һәм товар терлекчелеге күргәзмәсеннән татарстанлылар медальләр белән кайттылар

2014 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе

«Алтын көз – 2014” Россия агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында Мәскәүдә нәселле һәм товар терлекчелеге күргәзмәсе уздырылды, бу күргәзмзгә илдә үрчетелә торган нәселле эре мөгезле терлек, сарыклар һәм кәҗәләр, затлы мехлы җәнлекләр, кош-корт, балык һәм умарта китерелгән иде.

Агрофорум кысаларында “Нәселле һәм товар терлекчелеген үрчетүдә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен” темасына Конкурс оештырылды. Анда Россия Федерациясенең 36 төбәгеннән 180нән артык предприятие һәм оешма катнашты, алар күргәзмәгә күптөрле һәм токымлы авыл хуҗалыгы терлекләре, кош-корт һәм балыклар алып килгәннәр иде, шулай ук терлекчелекне үстерү эшендәге казанышларын тасвирлый торган мәгълүмати материаллар стенды әзерләгәннәр.

Татарстанлылар да аннан медальләр алып кайттылар.

Биектау районының “Бөреле” ААҖен (җәнлек үрчетү), Лаеш районының “Матюшино” ҖЧҖен (җәнлек үрчетү) алтын медальһәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләделәр.

Балтач районының «Кызыл Юл» СХПК (сөт терлекчелеге), Мамадыш районының «Берсут» АФ ҖЧҖ (җәнлек үрчетү) күргәзмәдән көмеш медаль һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының рәхмәт хаты белән кайттылар.

Татарстан Республикасында балык үрчетү буенча кайбер инвестиция проектлары Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчесе тарафыннан аерым билгеләнде, болар: Балык Бистәсе районының «Чулман» ҖЧҖ, Питрәч районының “Әшнә” балык хуҗалыгы” ААҖ.

Илнең аграр ведомствосы хәбәр иткәнчә, ит терлекчелеге буенча 20 предприятиедән 8 баш нәселле эре мөгезле терлексөт терлекчелеге буенча 31 предприятиедән нәселле 13 баш сыердуңгызчылык буенча 24 предприятиедән нәселле 13 хайван алып килгәннәр; 19 предприятие кош-корт алып килгән; җәнлек үрчетү предприятиесе – 25; балыкчылык буенча 23 предприятие; болан һәм умартачылык буенча 1әр предприятие килгән.

Күргәзмәнең эшлекле өлешендә профильле департамент тарафыннан, тармак берлекләре ассоциацияләре белән берлектә, сөт һәм ит терлекчелеген, кошчылыкны, дуңгызчылыкны, сарык үрчетүне һәм затлы мехлы җәнлек үрчетү мәсьәләләре буенча 6 түгәрәк өстәл оештырылды. Чараларда Россия Федерациясе субъектлары идарә органнарының,авх предприятиеләренең,крестьян (фермер) хуҗалыкларының җитәкчеләре һәм белгечләре, фәнни-тикшеренү институтлары вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International