«КАМАЗ» ААҖ ул төзелә башлауга 45 ел уңаеннан, шулай ук Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көненә багышланган «Юбилей» авточабышы уздыра.
Чара “2013-2020 елларга авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу” дәүләт программасын үтәүгә саллы өлеш кертү максатында үткәрелә.
Авточабыш Самара, Пенза, Тамбов, Воронеж, Липецк, Курск, Белгород, Ростов-Дон, Краснодар, Ставропольшәһәрләре аша узачак. Чарада КАМАЗ шассиында тагылмалар белән 2 авыл хуҗалыгы техникасы да катнашачак.
Старт 15 октябрьдә Чаллы шәһәреннән башлана.