ЯҢАЛЫКЛАР


22
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Игенчеләр сараенда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов рәислегендәТатарстан Республикасының Дәүләт сортлары участокларында 2014 елгы сортларны конкурс нигезендә сынау мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Кичә республиканың Тәтеш һәм Югары Ослан муниципаль районнарында «Техниканы кышкы саклауга кую һәм аны 2015 елгы кыр эшләре сезонына әзерләү конкурсы йомгаклары” буенча зона-семинар киңәшмәсе узды.

21
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
Кичә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Татарстан агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе белән берлектә Алексеевск районының “Родина” күмәк хуҗалыгы базасында "Республика авыл хуҗалыгы формированиеләренең бухгалтерлык һәм икътисад хезмәтләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру"темасына семинар-киңәшмә үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә узган атнада республиканың барлык муниципаль районнарында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын техника ремонтлауга әзерләү буенча конкурс узды.
Россия Федерациясе субъектлары АПК идарәләре органнарының оператив күрсәткечләре буенча 2014 елның 20 октябренә 42,2 млн. га мәйданнан, ягъни барлык мәйданның 93,5%ыннан бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырылган. Җыелган ашлык 105,7 млн. тонна тәшкил итә, уртача уңдырышлылык - 25 ц/га.

20
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “2014 елда Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” ведомство программасында катнашу өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларын конкурс нигезендә сайлап алуда катнашуга гаризалар кабул ителә башлауны игълан итә.
18 октябрьдә ел саен үткәрелә торган “Хезмәт кешесенә дан” яшь комбайнчылар республика конкурсына йомгаклар ясалды. Ул Кукмара муниципаль районында узды.
17-18 октябрьдә Казанда “Ак Барс” көрәш сараенда милли татар-башкорт “Көрәше” буенча XIX республика шәхси-команда ярышлары булып узды.
Игенчеләр сараенда агымдагы елның 9 аенда терлекчелек тармагы эшенә йомгак ясадылар һәм хайваннарны кышкы чорга әзерләү бурычлары хакында фикер алыштылар.

17
октябрь, 2014 ел
җомга
Иртәгә, 18 октябрьдә, шәһәрнең җиде мәйданчыгында Татарстан Республикасы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән, көндәлек азык-төлек товарлары белән тәэмин итүне яхшырту максатларында гадәттәге көзге ярминкәләр узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International