Агымдагы елның 8 октябреннән 11 октябренә кадәр Мәскәүдә узган “Алтын көз” агросәнәгать күргәзмәсендә Татарстан Республикасы экспозициясе составында Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты да катнашты.
XVI “Алтын көз” Россия агросәнәгать күргәзмәсендә Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты проекты Татарстан Республикасын югары дәрәҗәдә мәгълүмати тәэмин иткән өчен алтын медальгә һәм I дәрәҗә дипломга лаек булды.
Күргәзмә Евроберлектән һәм АКШтан азык-төлек кертүгә чикләүләр кертелгәннән соң беренче мәртәбә уздырылды. Шуңа күрә бу экспозициядә катнашучыларның барысы өчен дә нинди инновацион эшләнмәләр булуы, чит илнекеләргә алмашка нинди продуктларның килүен һәм алга таба нинди продуктлар булуын күрсәтү мөһим иде.
Күргәзмәдә ТатНИИСХ үзенең фәнни казанышларын күрсәтте. Мәсәлән, көзге арышның малопентозансортлары, борчакның пергаментсыз сортлары (җыйганда яргаланмый), көзге бодайның кышка чыдам сортлары, чыгышы һәм сыйфаты югары булган сабан бодае сортлары, бәрәңгенең вируска чыдам сортлары күргәзмәгә куелды.
Татарстанның аграр галимнәре шулай ук игенчелек, терлекчелек, терлек азыгы җитештерү өлкәсендә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү сыйфатын һәм күләмнәрен арттыруга юнәлдерелгән оригиналь технологик эшләнмәләр, методик, уку-укыту һәм күрсәтмә әдәбият алып килгәннәр иде.