13-17 октябрьдә Татарстан Республикасының Биектау районында “Урак һәм Чүкеч” хуҗалыгы базасында «Сөт фермасында технологик аудит» курсы буенча 5 көнлек укутренингы уздырыла.
Махсуслаштырылган күчмә сессияне «Молочная Академия» автономияле коммерциячел булмаган оешма, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә, «Россиядә Danone компанияләре төркеме» ярдәмендә үткәрә.
Чара сөт хуҗалыклары җитәкчеләре һәм белгечләре өчен үткәрелә. Әлеге укуның үзенчәлеге алган күнекмәләрне практикада куллана белүгә юнәлдерелгән булудан гыйбарәт, укуда катнашучылар теоретик өлештә алган белемнәрен шунда ук фермада тикшереп карыйлар: УЗИ белән эшлиләр, ашату рационнарынтөзиләр, сыер саву процессын күзәтәләр һ.б.лар.
Дәресләрдә түбәндәге мәсьәләләр буенча сөт фермасында теоретик белем бирелә һәм практик күнекмәләр үткәрелә: җитештерү менеджменты, сөт сыйфаты, сыерларның сигналлары, яшь терлек үстерү, терлек ашату һәм азык сыйфаты һ.б.лар.
Әлеге курста сөт хуҗалыкларыннан 27 белгеч катнаша. Татарстан Республикасының «Бөреле» ЯАҖ, «Ак Барс» агрохолдинг, «Урак һәм Чүкеч» ҖЧҖ, «Лениногорск» АФ» ҖЧҖ, «Нырты» АХП» ҖЧҖ, «Шытсу» АХП» ҖЧҖ кебек әйдәүче хуҗалыкларыннан белгечләр укый. Моннан тыш, курсларда күрше төбәкләр:Чувашия Республикасы, Киров, Самара өлкәләре, Мордовия Республикасы сөт фермаларының җитәкчеләре һәм белгечләре дә катнаша.
Белем алучылар алган белемнәрне һәм күнекмәләрне практикада куллана алуны югары бәялиләр. Тренингның практик өлеше аеруча уңай бәяләнә. Хуҗалыклар белгечләре алган белемнәрен үз хуҗалыкларында сөт җитештерүдә куллана алалар, бу исә савымны һәм сөтнең товарлылыгын арттыруга уңай тәэсир итәчәк.