17-18 октябрьдә Кукмара муниципаль районында “Хезмәт кешесенә дан” яшькомбайнчылар конкурсы узачак.
Конкурсны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы,“Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Казан дәүләт аграр университеты” Федераль дәүләт югары һөнәри белем бирү учреждениесеоештыра.
Яшь комбайнчыларның республика конкурсы һөнәри конкурс буларак һәр елны уздырыла, ул ике этапта үтә. Беренче этап уңыш җыю чорында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан республика муниципаль районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре белән берлектә уздырыла.
Конкурсның беренче этабында җиңүчеләр урып-җыю вакытында башкарылган эш күләмнәре буенча билгеләнә.
Конкурсның икенче этабы ике турда үткәрелә – теоретик һәм практик өлешләр.
Катнашучыларның теоретик белемнәрен тикшерүгә комбайнның төзелеше, аңа техник хезмәт күрсәтү, урып-җыю эшләре вакытында хезмәтне саклау буенча, шулай ук икътисадый һәм агротехнологияләр буенча сораулар керә.
Конкурсның практик өлешендә комбайнда эшләп күрсәтү таләп ителә. Практик белемнәрне бәяләгәндә комбайнны эшкә әзерләүгә, аны технологик яктан әзерләүгә, комбайн агрегатларына техник хезмәт күрсәтүгәсарыф ителгән вакыт, шулай ук биремнәрне үтәү сыйфаты исәпкә алына.
Конкурста Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә урып-җыю эшләрендә катнашкан, 30 яшькә кадәрге комбайнчы һәм аның ярдәмчесе составындагы яшь комбайнчылар экипажы катнаша ала.