Узган атнада КНИТУ базасында Республика икмәк заводларының икмәк пешерүчеләре һәм кондитерлары арасында “Һөнәре буенча иң яхшы белгеч” республика смотр-конкурсы узды, аны АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең республика комитеты ярдәмендә Татарстан Республикасының икмәк җитештерүчеләр берлеге оештырды. Конкурста катнашучыларны сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасының икмәк җитештерүчеләр берлеге рәисе Илдар Никифоров һәм АПК хезмәткәрләренең республика комитеты рәисе Фәридә Гарифуллина чыкты.
Конкурсның төп максаты эшчеләрнең һөнәри дәрәҗәсен күтәрүдән, икмәк пешерүчеләрнең казанышларын һәм алдынгы тәҗрибәсен пропагандалаудан гыйбарәт. Конкурста катнашучылар республиканың икмәк продукциясен тагын да конкуренциячел итү максатында үзләренең эш серләре белән бүлештеләр.
Конкурста беренче мәртәбә КНИТУның азык-төлек технологияләре факультетыннан 5 курс студентлары катнашты, конкурс темасы итеп туй алынды.
Конкурс нәтиҗәләре буенча туй композициясен бизәүдәге югары осталык һәм эстетик матурлык өчен Гран-при «Зеленодольскикмәк комбинаты» ААҖнең булка пешерүчесе Гөлназ Бикмуллинага бирелде, ә нәфислек һәм югары осталык өчен - «Казан БКК» ААҖнең мастер-кондитеры Альбина Сабировага.
Дипломнар шулай ук булка пешерүчеләр А.А. Мусинага («Әлмәт икмәк заводы» ААҖ), Т.Г. Гимаевага («Казан БКК» ААҖ), Р.И. Исмәгыйлевка («Чистай икмәк заводы»), Э.А. Миңнулинага (2 нче «Казан икмәк заводы» ААҖ), Р.Р. Яруллинга (3 нче«Казан икмәк заводы» ААҖ), М.А. Степановага («Васильево икмәк заводы» ААҖ), Л.А. Прокопьевага (Алабуга шәһәре «Азык-төлек комбинаты») бирелде. Бу осталарның эшләре милли туй традицияләре рухында әзерләнгән һәм конкурсның барлык таләпләренә туры килә иде.
Туй темасын, бәхет һәм муллык символларын әкияти рухта биргән һәм оригиналь нәфис бизәкләр ясаган өчен мастер-кондитерлар Крепышева Ю.И. (3 нче «Казан икмәк заводы» ААҖ), Нурмөхәммәтова Г.Р. (2 нче «Казан икмәк заводы» ААҖ), Новожилова З.А. («Сувенир» ҖЧҖ), Ванчужкина М.Н. («Кондитер ательесы» ҖЧҖ, Зеленодольск шәһәре) шулай ук дипломнар белән бүләкләнделәр. Жюри конкурста катнашкан студентларны туй хыялын кыю гамәлгә ашырган өчен «Һөнәргә омтылыш» дипломнары белән бүләкләде.
Һөнәр берлеге бүләкләре дә бирелде. АПК хезмәткәрләренең республика комитеты рәисе Фәридә Гарифуллина предприятиеләр җитәкчеләренә социаль партнерлыкны үстерү буенча һөнәр берлеге белән актив хезмәттәшлек иткән өчен Рәхмәт хатлары һәм конкурста катнашучыларга призлар һәм акчалата бүләкләр тапшырды.