Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматыннан күренгәнчә, быел көнбагыш май алу өчен 81 мең га мәйданда үстерелгән, бүгенге көнгә шуның 38 проценты җыелган. 40 мең тонна көнбагыш орлыгы суктырылган, уңдырышлылык 13,0 ц/га тәшкил итә. Чимал майэкстракция заводында эшкәртелә.
Татарстан көнбагыш мае белән үзен тулысынча тәэмин итә алуына да карамастан, сәүдә челтәрләре киштәләрендә бу продукциянең Россиянең башка төбәкләреннән кертелгән төрләрен дә очратырга мөмкин. Димәк, республика халкының әлеге төр продукцияне сайлап алу мөмкинлеге дә бар.