Бәяләр мониторингы буенча видеоконференция узды

2014 елның 15 октябре, чәршәмбе

Бүген Идел буе федераль округының барлык төбәкләре катнашында бәяләр мониторингы буенча видеоконференция узды.

Видеоконференцияне Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Волковүткәрде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы Евгений Рещиков Республикада авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарының торышын тикшереп тору буенча оператив штаб эше турында мәгълүмат бирде.

Гомумән алганда, республикада вәзгыять тотрыклы, азык-төлек продуктларына бәяләрнең кискен күтәрелүе сизелми. Ваклап сатыла торган продуктларның ассортименты зур һәм кирәкле күләмдә.

Евгений Рещиков әйтүенчә15 августта бәяләр мониторингы башланганнан бирле макарон әйберләренә, дөге, карабодай ярмаларына, арыш һәм арыш-бодай ипиенә бәяләр үзгәрмәде.

Онга уртача минималь бәяләрнең төшүе күзәтелә (3,1 %), көнбагыш маена бәя - 1,9%, шикәргә - 8,1%, бәрәңгегә - 14,9%, суганга - 06,8%, кәбестәгә - 4,3%, кишергә 9,5% кимеде.

Шул ук вакытта, кайбер продуктларга бәяләрнең әзрәк артуы күзәтелә: сыер ите - 2,0%, дуңгыз ите - 4,0%, тозлы балык - 2,8% һәм кыяр, помидорга бәяләрнең сезонлы артуы күзәтелә (14%ка кадәр).

Бәяләрнең тотрыклы торуына республиканың эре шәһәрләрендә үткәрелә торган ярминкәләрнең тэсире зур. Ярминкәләр, 6 сентябрьдән башлап, һәр шимбә көнне үткәрелә. Сентябрьдә ярминкәләргә 159 млн. сумлык продукция чыгарылды, шул исәптән бәрәңге – 2,6 мең тонна, кңбестә – 136 тонна, ит – 204 тонна, литрлап сатыла торган сөт – 128 тонна, шикәр комы – 260 тонна, йомырка миллион данәдән артык.

Евгений Рещиков шулай ук Министрлыкта бәяләр күтәрелү мәсьәләләре буенча “кайнар линия” эшләве хакында да әйтте, шул вакыт эчендә 22 мөрәҗәгать кергән. Мәсьәләләре тиз арада карала, әгәр тикшереп тору органнарының катнашы кирәк булса, мөрәҗәгатьләр монополиягә каршы хезмәткә җибәрелә.

Азык-төлек базары мониторингы буенча эш һәркөнне алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International