Татарстан Республикасында 2015 елның гыйнвар ае йомгаклары буенча эре мөгезле терлекләр саны 745,8 мең баш исәпләнә, шул исәптән сыерлар – 247,5 мең баш. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткерде. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан РеспубликасыПрезиденты Рөстәм Миңнехановүткәрде. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты.
Гаилә фермаларын төзү (реконструкцияләү) буенча республика программасыкабул ителгәннән соң, Арча районында Сабировлар гаиләсе бу программада беренчеләрдән булып катнаштылар.
2015 елның 9 февралендә Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативларының икенче конференциясе булып узды, анда Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты вазыйфаларын башкаручы Павел Лоханов катнашты.