Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатында спортчыларны тукландыруны оештыру өчен җаваплы компания белән очрашу булды

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе

Игенчеләр сараенда Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатында спортчыларны тукландыруны оештыру өчен җаваплы «Татинтер Сервис» компаниясе белән эш киңәшмәсе үткәрелде.

Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарыМарат Җәббаров, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы Евгений Рещиков, «Татплодоовощпром» ЯАҖ, «Сервис-Агро» ҖЧҖ,«Бөреле» ЯАҖ, «Пестречинка» ҖЧҖТатарстан кулланучылар берлеге, «Просто молоко» ИК ҖЧҖ, «Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты” ААҖ, «Майский» ТК ҖЧҖ, «Белая дача» ҖЧҖ оешмаларының җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.

Очрашуда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүче оешмаларның һәм «Татинтер Сервис» ҖЧҖнең хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Арадашчыларсыз гына җирле тәэмин итүчеләр белән үзара хезмәттәшлек итү спортчыларны һәм милли Федерацияләр башлыкларын тукландыру ризыгының имин һәм сыйфатлы булуын тәэмин итәчәк.

Эш киңәшмәсе барышында алга таба нәтиҗәле хезмәттәшлек итү буенча ике якның да фикерләре тыңланды.

Шуны да әйтеп китәргә кирәк, Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатында спортчыларны ашату өчсменада оештырылачак. Спортчыларга европа (31%), азия (22%), рус-татар (20%), хәләл (9%) һәм башкакухнялар әзерләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International