Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, Нурлат муниципаль районында арпа чәчүгә керештеләр. Бүгенгә әлеге культураны чәчү 30 га мәйданда башкарылган.
Татарстанның 19 районында күпьеллык үләннәрне тырмалау башкарыла.
Татарстан буенча көзге культураларны тукландыру 84,2 мең га мәйданда башкарылган, бу планнан 14 %тәшкил итә, ә күпьеллык үләннәргә 50,2 мең га мәйданда ашлама кертелгшн.
Сарман муниципаль районы аграрчылары көзге культураларны ашламалауны тәмамлаганнар, ә күпьеллык үләннәрне тукландыру гомуми мәйданның 84%ында башкарылган.