Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә 2015 елның 6 апреленнән 15 апреленә кадәр республика районнарында АПК оешмалары арасында язгы кыр эшләренә әзерлек буенча конкурслар үткәрелде.
Районнарда министр урынбасарлары, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бүлек башлыклары, механикалаштыру һәм игенчелек хезмәтләренең белгечләре, шулай ук агрохолдинглар инженерлары һәм ведомство буйсынуындагы оешмаларның белгечләре составындагы комиссия эшләде.
Күп хуҗалыкларда чәчкечләрне һәм культиваторларны ремонтлау төгәлләнгән, аерым хуҗалыкларда, агрохолдингларның агрофирмаларында да үзебезнең ил тракторлары паркы шулай ук тәртиптә. Аларны агрегатлаштыру төгәлләнеп килә, чәчү агрегатларын эшкә җайлаштыралар.
Конкурслар йомгаклары буенча Актаныш, Әтнә, Балтач, Буа, Чүпрәле, Саба, Азнакай, Теләче, Нурлат, Кайбычрайоннарында әзерлек яхшы дип билгеләнде.
2015 елгы язгы кыр эшләрен вакытында һәм оешкан рәвештә үткәрү өчен республиканың авыл хуҗалыгы формированиеләре авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин ителгән. Чәчү агрегатларының техникпотенциалы тәүлеккә 100 мең га тәшкил итә, бу чәчүне 10-12 көндә төгәлләргә мөмкинлек бирә. 585 киң колачлы чәчү комплексларын, 2200 классик чәчү агрегатларын нәтиҗәле куллануны һәм аларның ике сменеда тәүлек буе эшләвен оештырырга кирәк.
2015 елның 10 апреленә тракторларның әзерлеге 99% тәшкил итә, авыл хуҗалыгы машиналары тулысынча әзер диярлек, запас частьләр кирәк булган 1,3 млрд. сумнан 1,2 млрд. сумга (92 %) кайтарылган.