Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оперативмәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанның 7 районында сабан чәчүенә керештеләр:Нурлат, Аксубай, Чистай, Азнакай, Баулы, Зәй һәм Апас районнарында.
Тулаем республика буенча чәчү 3,3 мең га мәйданда башкарылган. Иң күп мәйдан – 2189гектардан артык – Нурлат муниципаль районы аграрчылары тарафыннан чәчелгән, аннары 300 гектардан артык – Чистай һәм Аксубай муниципаль районнары.
Татарстан районнарында көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру дәвам итә, бу эш 263,0 мең га мәйданда башкарылган, ягъни планның 25 %ын тәшкил итә. Көзге культураларга - 161,9 мең га,күпьеллык үләннәргә 107,1 мең га мәйданда ашлама кертелгән.
Көзге культураларны ашламалауны Сарман (99%), Зәй (97%), Азнакай (91%) районнарында төгәлләп киләләр. Күпьеллык үләннәрне тукландыру Зәй муниципаль районында төгәлләнгән, Нурлат (93%) һәмСарман (91%) районнарында төгәлләнеп килә.