Иртәгә, 18 апрельдә, шәһәрнең 8 мәйданчыгында Татарстан Республикасы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән, көндәлек азык-төлек товарлары белән тәэмин итүне яхшырту максатларында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак.
Шәһәрнең Совет районында авыл хуҗалыгы продукциясен сату ике мәйданчыкта: “Казан” агросәнәгать комплексында (Аграрный ур., 2) һәм Дәрвишләр бистәсендә (Липатов ур., 7 йорт, “Дәрвиш” базары территориясендә) оештырыла. Агросәнәгать паркына Мамадыш, Нурлат, Балтач, Апас муниципаль районнарының авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре үз продукциясен алып килә, Дәрвишләр бистәсендәге базарга Балык Бистәсе муниципаль районыннан киләләр.
Яңа Савин районында “Яңа Савин күпләп-ваклап сату базары” ААҖ каршындагы мәйданда (Адоратский ур., 21) Югары Ослан һәм Кайбыч муниципаль районнарының авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.
Казанның Авиатөзелеш районында, 123 нче һөнәри лицей каршындагы мәйданда (Дементьев ур., 39 йорт) Питрәч муниципаль районыннан һәм республика предприятиеләреннән товар җитештерүчеләр үз продукциясен сатачак.
Шәһәрнең Мәскәү районында, Г. Коләхмәтов һәм Восстание урамнары киселешендә, ("Пятерочка+" супермаркетына каршы территориядә) шулай ук чагыштырмача арзанрак бәяләрдән Чүпрәле муниципаль районы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.
Киров районы халкы "Җиләкле бистәсе" сәүдә үзәге каршындагы территориядә (Краснококшайский ур., 152/2) Тәтеш муниципаль районы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең продукциясен сатып ала алачаклар.
Казанның Вахитов районында ярминкәләр ике мәйданчыкта узачак: Чехов базары артында Достоевский урамы буенча, монда Лаеш муниципаль районы товар җитештерүчеләре үз продукциясен алып килә һәм Тинчурин урамы, 19 йорт мәйданчыгында Әтнә муниципаль районы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең продукциясе булачак.
Чаллы шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре ике мәйданчыкта узачак. Шәһәрнең Комсомольск районында Сарман трактында һәм 27 микрорайонда, Тынычлык һәм Мәскәү проспектлары арасында Г.Камал ис. бульварда Чаллы халкына Татарстан Республикасының Актаныш, Әгерҗе, Тукай, Чирмешән, Ютазы, Баулы муниципаль районнары авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре үз продукциясен тәкъдим итәчәкләр.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә авыл хуҗалыгы продукциясен һәм азык-төлек товарларын сату ярминкәләре 8 майга кадәр озайтыла.
Алдагы ярминкәләр 25, 30 апрельдә һәм 8 майда булачак.