Бүген Игенчеләр сараенда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов рәислегендә ит терлекчелегенә бүлеп бирелгән федераль субсидияләрне куллану мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл узды.
Чарада ит җитештерү юнәлешендә эшләүче эре инвестиция компанияләренең һәм предприятиеләренең җитәкчеләре катнашты, болар - «Красный Восток-Агро» ИК ҖЧҖ, «Татагролизинг»ААҖ, «Ак Барс» ХК ААҖ, «Агросила Групп» ЯАҖ, «Органик Групп» ҖЧҖ, Әлки районы «Хузангай» авыл хуҗалыгы предприятиесе, Мамадыш районы «Омара» АФ ЯАҖ, шулай ук Саба муниципаль районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре катнашты.
Утырышта ит җитештерү өчен терлек санын һәм ит җитештерү күләмнәрен арттыру максатларында терлек симертү мәйданчыкларын төзү һәм реконструкцияләү мәсьәләләре буенча фикер алышу булды.
Министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов хәбәр итүенчә, федераль бюджеттан финанслашу «2015-2017 елларга Татарстан Республикасында ит терлекчелеген үстерү» икътисадый әһәмиятле максатчан ведомство төбәк программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Күрсәтелгән программа нигезендә ит юнәлешендәге терлекләр санын 2015 елда 8 мең башка арттыру күздә тотыла.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инвестиция сәясәте һәм максатчан программалар бүлеге башлыгы Илдар Гафуров катнашучыларны программаның төп таләпләре, финанслашу шартлары һәм 2015 елда субсидияләр алу өчен кирәкле документлар белән таныштырды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының финанслау бүлеге башлыгыМарсель Мәхмүтов, субсидияләр гаризалар нигезендә бирелә, дип билгеләп үтте һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән өстәмә килешү төзелү турында әйтте.
Киңәшмәне төгәлләп, Нәҗип Хаҗипов барлык җитәкчеләргә дә ит терлекчелеге буенча хисаплар төзүгә аерым игътибар итәргә һәм симертү мәйданчыкларын төзү буенча иң кыска срокларда планнар һәм бизнес-проектлар әзерләргә кирәклеге хакында әйтте.