Кичә, 14 апрельдә, Игенчеләр сараенда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов рәислегендә крестьян (фермер) хуҗалыкларына авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне бирү проблемалары буенча килештерү комиссиясенең беренче утырышы булды.
Чарада Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләр Советы, Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсе һәм Биектау, Питрәч, Тукай муниципаль районнарының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның 2014 елның 06 июнендәге ПР-146 номерлы һәм 2015 елның 20 мартындагы ПР-81 номерлы күрсәтмәләрен үтәү йөзеннән крестьян (фермер) хуҗалыкларына авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне бирү проблемалары буенча килештерү комиссиясе төзелде.
Утырышта җирләрне бүлеп бирүдәге кыенлыклар турында фикер алышу булды. Әлеге мәсьәлә масакүләм мәгълүмат чараларында да, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында уза торган видеоконференцияләрдә дә берничә мәртәбә күтәрелде. Комиссия крестьян (фермер) хуҗалыкларына җирләр бирүне махсус контрольгә алырга дигән карар кабул итте.