ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе аграр форумы кысаларында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының күргәзмә экспозициясен карап чыкты. Форум “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә (2015 елның 18-20 февралендә) уза. Ул «Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Идел буе фермеры» 18 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен һәм «Волгапродэкспо» 15 нче махсуслаштырылган күргәзмәсен берләштерә.
Бүген, 18 февральдә, иртән 8 сәгать 30 минутта «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгенең 1 нче ПавильонындаИдел буе агросәнәгать форумын ачу тантанасы булды.

17
февраль, 2015 ел
сишәмбе
2015 елның 18 20 февралендә “Казанярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә Идел буе агросәнәгать форумы узачак, ул «Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Идел буе фермеры» 18 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен һәм «Волгапродэкспо» 15 нче махсуслаштырылган күргәзмәсен берләштерә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 17 февральгә оператив белешмәләреннән күренгәнчә, тәүлек эчендә 2976,8 тонна сөт савылган, бу күрсәткеч узган елның шушы датасына караганда 141,8 тоннага, ягъни узган елның шушы датасына карата 5 процентка күбрәк.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясе хөкүмәте күрсәтмәләре әзерләнде, алар нигезендә игенчелек һәм терлекчелек өлкәсендә алына торган кыска сроклы кредитлар, шулай ук кече рәвешле хуҗалыклар ала торган озак, урта һәм кыска сроклы кредитлар буенча процент ставкалары өлешен кайтаруга бу елгы субсидияләрнең төбәкләр арасындагы бүленеше раслана.
Слива –дөньяда һәм безнең илдә киң таралган җимешле агачларның берсе. Ул бөтен биш континентта 70тән артык илдә үстерелә. Тешле культуралар арасында җимеш уңышы буенча, персиктан кала, икенче урында тора. Аның тәме татлы, тиз өлгерә, ел саен уңыш бирә. Аны шуңа да үстерергә яраталар. Туклыклылыгы буенча слива алма, груша, абрикос, персик, карлыган, кура җиләге, җир җиләгеннән дә артыграк, бары тик виноград белән чиядән генә калыша.

16
февраль, 2015 ел
дүшәмбе
Биектау муниципаль районында “Татарстан кулланучылар берлегенең сугым пунктларының йөкләнеше һәм эше” буенча зона киңәшмәсе узды.
Узган атнада Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында «2014 елда үсемлекчелек тармагы эшенә йомгаклар. 2013-2020 елларга авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасын 2015 елда гамәлгә ашыру чаралары турында” темасына ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия агрономнар киңәшмәсе узды.
Татарстан Республикасы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе һәм көндәлек азык-төлек товарлары белән тәэмин итү максатында 14 февральдә Казанның 8 мәйданчыгында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды.
Узган ял көннәрендә Чаллының Сарман трактындагы сәүдә мәйданчыгына Татарстан Республикасының 8 муниципаль районыннан төрле продукция белән 76 автомашина килде, дип хәбәр итә шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International