Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Икмәк җитештерүчеләр берлегенең гомуми җыелышында катнашты

2015 елның 17 апреле, җомга

17 апрельдә “Икмәк-кондитер комбинаты” ААҖендә Татарстан Республикасы Икмәк җитештерүчеләр берлегенең гомуми хисап җыелышы булдыанда 2014 ел эшенә йомгаклар ясалды. Җыелышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы әгъзасы ИлдусӘхмәтҗанов һәм башкалар катнаштыИкмәк пешерү тармагының узган елгы эше, бүгенге көндә үз алдына куйган бурычлары турында Татарстан Республикасы Икмәк җитештерүчеләр берлеге идарәсе рәисе Илдар Никифоров сөйләде.

Татарстанда икмәк җитештерү белән 110нан артык предприятие шөгыльләнә. Бүгенге көндә Казан Идел буефедераль округы шәһәрләре арасында икмәкнең арыш-бодай сортына бәяләр буенча - 10 урында һәм 1 сорт бодай оныннан икмәккә бәяләр буенча 7 урында тора. 2014 елда Татарстан Республикасы буенча икмәк-күмәч җитештерүнең гомуми күләме 142,9 мең тонна тәшкил итте (95%), кондитер әйберләр - 19,3 мең тонна (96%).Республиканың икмәк пешерү предприятиеләре тарафыннан 2015 елның 1 кварталында 32,2 мең тонна -икмәк-күмәч; 4,3 мең тонна кондитер әйберләре җитештерелгән.

2014 елда уңышлырак эшләүче предприятиеләр: Татартстан кулланучылар берлеге предприятиеләре, «Менделеевск икмәк заводы» ААҖ, «Васильевск икмәк заводы» ААҖ, «3 номерлы Казан икмәк заводы»ААҖ«Икмәк-кондитер комбинаты» ААҖ.

Кризис вәзгыятьләре шартларында икмәк-күмәч әйберләрен җитештерүнең кимүе сатып алучылар тели торган сыйфатлы, конкуренциягә сәләтле продукция чыгаруны, шулай ук икмәкнең үзкыйммәтен киметүгә һәм продукциянең яңа линиясен булдыруга юнәлдерелгән модернизацияләүне туктатырга мөмкин, дип билгеләп китте Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.

Җыелышта икмәк пешерүчеләргә дәүләт ярдәме мәсьәләләре, аерым алганда, икмәк пешерүче предприятиеләргә агымдагы елда социаль икмәк җитештерүгә бәйле алар тоткан чыгымнарны каплауга субсидияләр бирү каралды.

Җыелышка йомгак ясап, икмәк пешерү предприятиеләре җитәкчеләре, икмәк-күмәч әйберләрен җитештерү күләмнәрен тотрыклы тоту, аларның ассортиментын киңәйтү һәм аларга түбәнрәк бәяләрне саклап калу өчен челтәрле сәүдә предприятиеләре белән дә, шулай ук беренчел продукция (он, ярма, шикәр һ.б.) белән тәэмин итеп торучылар белән дә үзара файдалы эш шартларын булдыруга ирешергә кирәк, дигән фикергә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International