Агымдагы елның 16-19 апрелендә Алексеевск ш.т.п.ында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы “Уңыш” физкультура-спорт җәмгыяте белән берлектә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы «Авыл яшьләре» IХ җәйге авыл спорт уеннары программасы буенча Кама аръягы зонасының (II зона) авыл хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча зона ярышлары үткәрелде, алар 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына, Татарстан АССР төзелүнең 95 еллыгына һәм яңа Татарстан Республикасы дәүләте төзелүнең 25 еллыгына багышланган иде.
Ярышларда Татарстан Республикасының 10 районыннан командалар катнашты, катнашучылар саны 100гә якын иде.
Кама аръягы зонасының авыл хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар түбәндәгеләр:
I урын – Алексеевск районы;
II урын – Минзәлә районы;
III урын – Сарман районы.
Татарстан Республикасы «Авыл яшьләре» IХ җәйге авыл спорт уеннары программасы буенча Казан зонасының (I зона) хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча ярышлар Буа шәһәрендә 2015 елның23 - 26 апрелендә узачак.