Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Беренче Бөтенроссия хезмәтне саклау атнасында катнаша

2015 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Беренче Бөтенроссия хезмәтне саклау атнасында катнашаул 2015 елның 13-17 апрелендә Сочи шәһәрендә Баш медиаүзәгендә уза.

Чараны оештыручылар – Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы һәм имин хезмәт шартларын тәэмин итүгә булышлык күрсәтү буенча «Эталон» төбәкара ассоциациясе.

Бөтенроссия хезмәтне саклау атнасы – башкарма һәм закон чыгару хакимияте вәкилләрен, профильле министрлыклар һәм ведомстволарның беренче затларын, бизнес һәм фән вәкилләрен, хезмәтне саклау һәм хезмәт иминлеге өлкәсендәге әйдәүче белгечләрне, эре дәүләт корпорацияләре, җитештерү һәм сәнәгатьпредприятиеләре җитәкчеләрен, иҗтимагый һәм һөнәри берләшмәләрне, һөнәр берлекләре берләшмәләрен берләштерүче бик зур тематик чара. Катнашучыларның гомуми саны – 8000 кеше.

Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының 15 апрелендә узган конференциясендә«Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында хезмәт шартларының һәм аны саклауның торышы һәм аларны яхшырту чараралары» дигән нотык белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хезмәтне саклау секторының әйдәүче белгече Айсылу Нигъмәтуллина чыгыш ясады.

Әлеге чарада Татарстанның авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, аерым алганда, “Чаллы-Бройлер”ҖЧҖнең хезмәтне саклау бүлеге башлыгы Зиннәт Нуриев, “Чаллы-Бройлер” ҖЧҖнең баш энергетигы Юрий Крапивин катнаша.

Хезмәтне саклау атнасы кысаларында «Уңыш һәм иминлек – 2014» конкурсы буенча хезмәт шартлары һәм хезмәтне саклау өлкәсендәге эшләрне иң яхшы оештыручыларны бүләкләү узды, ул Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан уздырылды. Татарстан Республикасыннан ике предприятие - «Майский» ТК ҖЧҖ, «Минзәлә таңнары» агрофирмасы» ҖЧҖ сертификатларга лаек булдылар.

«Майский» ТК ҖЧҖ конкурс йомгаклары буенча бөтенроссия рейтингында муниципаль берәмлек дәрәҗәсендә позициядә тора, Россия Федерациясе субъекты дәрәҗәсендә – позициядә, Россия Федерациясе дәрәҗәсендә 184 позицияне били.

«Минзәлә таңнары» агрофирмасы» ҖЧҖ конкурс йомгаклары буенча бөтенроссия рейтингында түбәндәгепозицияләрне били: муниципаль дәрәҗәдә – 1 позициянеРоссия Федерациясе субъекты дәрәҗәсендә – 3позициянеРоссия Федерациясе дәрәҗәсендә – 375 позицияне.

Шуны да билгеләп китәргә кирәк, Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы Бөтенроссия хезмәтне саклау атнасын Бөтендөнья хезмәтне саклау атнасы алдыннан уздыра, ул бөтен дөньяда эш урыннарында бәхетсезлек очракларын һәм авыруларны булдырмау максатларында һәр елны Халыкара хезмәт оешмасы карары буенча 28 апрельдә билгеләп үтелә. Быел Бөтендөнья хезмәтне саклау атнасының төп темасы– хезмәтне саклау өлкәсендә профилактикалау культурасын булдыру. Шуңа күрә чараның тематикасы да җитештерүдә хезмәт иминлеген тәэмин итү һәм хезмәткәрләрнең сәламәтлеген саклау системасын камилләштерүгә, Россиядә хезмәт культурасы дәрәҗәсен арттыруга, хезмәткәрләрнең сәламәт тормыш рәвешен булдыруга һәм хезмәтне саклау өлкәсендә иң яхшы эшләрне оештыруны пропагандалауга бәйле киң даирә мәсьәләләргә кагыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International