ЯҢАЛЫКЛАР


26
август, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының 43 районында бөртекле культуралар җыялар, бүгенге көнгә 2 млн.тонна ашлык суктырылган, уртача уңдырышлылык - гектардан 30 центнер. Узган ике көндә Татарстан Республикасы буенча 162 мең тоннадан артык авыл хуҗалыгы культуралары суктырылган.


23
август, 2024 ел
җомга

Бүген Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут эш сәфәре белән Татарстан Республикасында булды. Сәфәр кысаларында ул «Казан сөт комбинаты» ҖЧҖен карап чыкты. Сәфәрдә Оксана Лут белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров йөрде.

Бүген Казанда «Русское поле - 2024» Бөтенроссия селекционерлар һәм орлыкчылар форумының пленар утырышы узды.

 

Бүген Татарстанның Лаеш районында "Агробиотехнопарк" ҖЧҖ мәйданчыгында Россия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров булдылар.

 


22
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы ветераны Иршат Шәкүровны бүләкләделәр.

Бүген Казан дәүләт аграр университетының Агробиотехнопаркы территориясендә селекционерларның һәм орлыкчыларның «Русское поле – 2024» I Бөтенроссия форумы ачылды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Дмитрий Яшин, «Щелково Агрохим» АҖ генераль директоры Салис Каракотов, «Илкүләм орлык альянсы» (НСА) Советы рәисе Игорь Лобач, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев һәм RUSEED селекция-орлыкчылык компаниясенең идарәче партнеры Марк Гехт катнашты.


21
август, 2024 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә Иран делегациясе белән очрашу узды. Киңәшмәдә шулай ук министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов, бүлекләр башлыклары һәм башка рәсми затлар катнашты.

24 августта Татарстан Республикасы Лениногорск районының Югары Каран бистәсендәге «Алмакай» ат сарае территориясендә «Татар аты» фестивале узачак.

Нурлат районыннан Капитовлар гаиләсе көннән-көнгә татлы нектар белән тулып бара торган кәрәзләрне һәркөнне күзәтеп торалар. Бер ояда 10 меңләп бал корты көнгә 5 - 8 кг нектар җыя. Бу, бер раманы тутыруга нибары бер тәүлек вакыт китә, дигәнне аңлата.


20
август, 2024 ел
сишәмбе

Форум 2024 елның 9 - 11 сентябрендә Казанда узачак, шул исәптән 9 - 10 сентябрьдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә эшлекле программа була, экскурсияләр һәм техник визитлар 11 сентябрьдә уза.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International