11-15 ноябрьдә «Бөтендөнья сыйфат көне» халыкара форумы узачак

2024 елның 5 ноябре, сишәмбе

Дөньяда ел саен ноябрьнең икенче атнасында - Бөтендөнья сыйфат атналыгы, ә ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә Бөтендөнья сыйфат көне билгеләп үтелә.

Быел Бөтендөнья сыйфат атналыгы - 11-17 ноябрьдә, ә Сыйфат көне 14 ноябрьдә узачак.

Сыйфат көне девизы: “Россия - Сыйфат билгесе булган ил”. Сыйфат - Россиянең көчле икътисады һәм аның гражданнарының мул тормышы нигезе ул. Ул кешеләрнең иминлеккә ирешүләренә ярдәм итеп кенә калмый, ә аларның үз-үзләрен күрсәтүләре һәм талантларын ачулары өчен шартлар тудырырга да мөмкинлек бирә. Мондый мохиттә яшәү һәм эшләү - үсеш һәм алга бару өчен яңа мөмкинлекләргә ия булу ул.

Товарларның, хезмәт күрсәтүләрнең, процессларның югары сыйфатлы булуы бүгенге Россиянең символына әверелде, аның дәүләт сәясәте ил эчендә үзебезнең продукциягә ышанычны ныгытуга һәм халыкара аренада аның абруен күтәрүгә юнәлдерелгән.

Бүген югары сыйфат тәэмин итеп, без көчле һәм алга таба үсүче илнең -Сыйфат билгесе белән икътисадый яктан үскән һәм технологик яктан суверен илнең нигезен төзибез.

11-15 ноябрьдә Роскачество, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, РФ Икътисадый үсеш министрлыгы, Росстандарт һәм Росаккредитация белән берлектә, масштаблы «Бөтендөнья сыйфат көне» халыкара форумын үткәрәчәк.

Иң яхшы төбәк һәм муниципаль тәҗрибәләр турында фикер алышу максатында төбәк көне оештырылачак, ул 15 ноябрьдә гибрид форматта үткәреләчәк: төбәк мәйданчыкларны онлайн тоташтыру Форум платформасында гамәлгә ашырыла һәм шулай ук, Форум сайтында https:/ / rskrf. ru/qualityday/ сылтамасы буенча алдан теркәлеп, чарага шәхсән килергә дә мөмкин булачак.

«Бөтендөнья сыйфат көне – 2024» халыкара форумы – тәҗрибә уртаклашу өчен сөйләшү мәйданчыгы гына түгел, ә бизнес вәкилләренең дәүләт хакимияте белән турыдан-туры элемтәләрен җайга салу мөмкинлеге дә ул. Актуаль мәгълүмат белән түбәндәге сылтама буенча танышырга була: https:/ / kachestvo. pro/vdk2024/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International