Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровның Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлавы

2024 елның 6 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем сезне Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм!

Конституция гражданнар хокукларының һәм ирекләренең, Россия Федерациясе кысаларындагы дәүләтчелегебезнең ышанычлы гаранты булды һәм булып кала.

Татарстан елдан-ел үзенең үсешен һәм алга таба үсешенә ышанычын күрсәтә. Без бар яктан уңайлы йортлар, авыл мәдәният йортлары, балалар бакчалары, юллар төзелүнең, фән һәм мәгариф үсешенең шаһитлары булып торабыз. Болар барысы да республикабыз белән горурлану хисләрен ныгыта, аның нигезендә республикабызның Төп Законы – Татарстан Республикасы Конституциясе тора. 

Сезгә ихластан бәхет, сәламәтлек, иминлек, тормышыгыздагы барлык омтылышларыгызның һәм башлангычларыгызның тормышка ашуын телим!

ТР Премьер-министры урынбасары –

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.Ә. Җәббаров


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International