Н.В. Рудницкий ис. Төньяк-Көнчыгыш федераль аграр фәнни үзәгендә төбәкара катнашында Киров өлкәсе умартачыларының IV съезды уза. Анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының умартачылык һәм аквакультура секторы мөдире Динард Гатауллин катнаша. Йөздән артык һәвәскәр умартачылар, галимнәр, эшкуарлар бу өлкәдәге тәҗрибәләре һәм фәнни уңышлары белән уртаклашалар.
Форум бүгенге умартачылыкның актуаль мәсьәләләренә багышланган фәнни программаны үз эченә ала: Россия Федерациясендә умартачылыкны законнар һәм мәгълүмати тәэмин итү; Россия Федерациясе АПК системасында умартачылык - илнең азык-төлек иминлеген арттыру; умартачылыкны үстерү стратегиясенең төп юнәлешләре; умартачылыкның эпизоотик иминлеге; умартачылык продуктларының сыйфатын билгеләүнең заманча ысуллары.
Бүген съезд кысаларында «Бүгенге проблемалар шартларында умартачылык мәсьәләләре» темасына халыкара фәнни-гамәли конференция узды. Катнашучылар умартачылык торышына һәм проблемаларына, умарталыкларда вируслы инфекцияләр барлыкка килү үзенчәлекләренә, бал кортларының төп авыруларына, аларны дәвалау һәм профилактикалауга, шулай ук сезонлы иммунитетка һәм сәламәтлекне яхшыртуга кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Конференция Россиядән генә түгел, шулай ук Белоруссия, Көньяк Корея, Кытай һәм башка дәүләтләрдән галимнәрне берләштерде.