Кытайның гастрономия башкаласы «Россиядә эшләнгән» фестиваль-ярминкәсен кабул итәчәк

2024 елның 8 ноябре, җомга

Сычуань провинциясе (КХР) башкаласы Чэнду халкы Россия экспорт үзәге (ВЭБ.РФ төркеме) оештыра торган «Россиядә эшләнгән» фестиваль-ярминкәсендә Россия товарларын бәяли һәм рус мәдәнияте белән якыннанрак таныша алачак. Чара 11-17 ноябрьдә шәһәрнең иң популяр урыннарында — Ухоу Храмы янында, җәяүлеләр йөри торган, һәркөнне 20 меңнән артык кеше үтә торган Цзиньли урамы янында узачак.

Чэнду Кытайның иң эре шәһәрләре унлыгына керә һәм Кытайның беренче милли тарихи һәм мәдәни үзәкләренең берсе булып тора. Үзенең уникаль табигый шартлары һәм мәдәни үзенчәлекләре аркасында Чэнду шулай ук Кытайның «Гастрономия башкаласы» титулына лаек булды. Янәшәсендә фестиваль-ярминкә оештырылачак Ухоу Храмы милли мәдәни мирас объекты булып тора.

“Сычуань "Россиядә эшләнгән" фестиваль-ярминкәсен кабул итүче өченче провинция булачак. Мондый чараларны уздырып, без Россия экспортерларына Кытай коллегалары белән партнерлык мөнәсәбәтләрен ныгытырга һәм ике яклы хезмәттәшлекне киңәйтергә генә түгел, ә Кытай халкына безнең илнең ничек яшәвен һәм нәрсә белән горурлануын күрсәтергә дә омтылабыз”, — дип уртаклашты үз фикерләре белән Россия экспорт үзәге (РЭЦ) генераль директоры Вероника Никишина.

Фестиваль-ярминкәдә Россиянең 27 төбәгеннән барлыгы 130 җитештерүченең продукциясе тәкъдим ителәчәк: кондитер әйберләре, сөт продукциясе, эчемлекләр, снеклар, косметика, халык кәсебе эшләнмәләре һәм башкалар. Һәр экспортер ваклап сату өчен үз стендын ачачак. Фестиваль-ярминкә мәйданчыгында шулай ук дегустация зонасы эшләячәк, анда компанияләр чарага килүчеләргә үз продукциясен тәкъдим итәчәк.

Россия компанияләре белән хезмәттәшлек итәргә теләүче Кытай бизнесы вәкилләре ярминкәдә катнашучылар белән шулай ук эшлекле очрашулар үткәрә һәм уртак проектлар турында фикер алыша алачак.

Традиция буенча Россия экспорт үзәге бай мәдәни программа оештыра. Фестиваль-ярминкә кунаклары рус халык кәсепләре буенча мастер-классларда һәм кино күрсәтүләрдә катнаша алачак. Аерым алганда, Чэнду халкы «Союзмультфильм» студиясе мультфильмнарын, шул исәптән «Простоквашино»ны, «РИКИ» ДКсының «Фиксики» мультигын, шулай ук, яңалык буларак, Пиманов и партнеры» кинокомпаниясенең «Водитель-олигарх» фильмын бәяли алачак.

Чэндуда яшәүче хатын-кызлар өчен «Красота создается в России» проекты кысаларында бьюти-студия зур бүләк булачак, анда Россия косметикасын кулланып карарга мөмкин булачак. Ошаган товарларны онлайн сатып алу мөмкинлеге булачак.

Моннан тыш, фестиваль-ярминкәдә Россия экспорт үзәге Кытай блогерлары өчен стриминг студиясе оештыра, алар үзләренә язылучыларга ярминкә киштәләрендә тәкъдим ителгән һәм Кытай маркетплейсларында Made in Russia дигән милли кибетләрдә урнаштырылган продукцияне туры эфирда күрсәтәчәкләр.

Исегезгә төшерәбез, Россия экспорт үзәге Кытайда «Россиядә эшләнгән» дигән ике фестиваль-ярминкә уздырды инде. Әйтергә кирәк, Кытай Яңа елы алдыннан беренче ярминкә Ляонин провинциясенең Шэньян һәм Далянь шәһәрләрендә узды. Икенче чара 17-21 май көннәрендә Хэйлунцзян провинциясенең Харбин шәһәрендә узды.

Чаралар «Россиядә эшләнгән» илкүләм бренды астында Россия товарларын алга этәрү программасы кысаларында уздырыла. Программага кушылу һәм товарларын чит илдә алга этәрүгә ярдәм алу өчен компанияләр «Россиядә эшләнгән» дигән бушлай ихтыярый сертификат алуга Россия экспорт үзәге (РЭЦ) сайтында гариза бирә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International