Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровның Халыклар бердәмлеге көне белән котлавы

2024 елның 4 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем сезне Дәүләт бәйрәме - милли татулык һәм җәмгыять бергәлеге идеясен, аның Ватаныбыз бәйсезлеген саклап калырга әзерлеген чагылдыручы Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм!

Бүген Ватаныбызга мәхәббәт, татулык, үзара ярдәмләшү - җәмгыятебезнең төп кыйммәтләре булып тора. Авыл хуҗалыгы, башка бер тармакта да булмаганча, бик күп төрле халыкларның хезмәтен берләштерә. Без күп төрле, әмма барыбызны да Ватаныбызның киләчәге һәм илебезнең алга таба үсүе турында кайгырту берләштерә.

Халыклар бердәмлеге көнендә сезгә иминлек, нык сәламәтлек, барлык бүгенге һәм яңа башлаган эшләрегездә уңышлар телим! Безнең һәркайсыбыз Ватаныбыз муллыгы хакына хезмәт итә, һәм ул һәрвакыт без аны бүген белгәнчә һәм яратканча - ирекле, көчле һәм бердәм булып калсын!

ТР Премьер-министры урынбасары –

ТР азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы министры М. Ә. Җәббаров

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International