Иртәгә, 14.00 сәгатьтә «Казан» халыкара ат спорты комплексында Республика Көненә багышланган ат спорты бәйрәме башлана.
Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов тантаналы шартларда беренче сыйныф укучыларын котлады. Ул аларга уңышлы уку елы, яңа ачышлар теләде һәм балага сертификатлар тапшырды.
2024 елдан Татарстан Республикасында шәхси ярдәмче хуҗалык алып буручы һәм "Һөнәри керемгә салым" махсус салым режимын кулланучы гражданнар тарафыннан җитештерелгән бәрәңге һәм ачык грунт яшелчәләре җитештерүне арттыруны кызыксындыруга шәхси ярдәмче хуҗалыктагы үзмәшгульләр субсидия алу мөмкинлеге каралган.
Быел Татарстанда «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Агростартап» программасын финанслау 147 млн сум булачак.
Татарстан Республикасында «Фермер мәктәбе» проектына конкурс буенча сайлап алу төгәлләнеп килә. Проект яңа фермер хуҗалыкларын үстерүгә ярдәм итүгә, фермерлыкны бизнес алып баруның иң яхшы практикаларында алга этәрүгә һәм яңа белемнәр алуга юнәлдерелгән. Гаризалар «Балыкчылык» һәм «Кооперация» программаларының яңа юнәлешләренә кабул ителә. Белем бирү программасы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан Россия авыл хуҗалыгы банкы (Россельхозбанк) белән берлектә гамәлгә ашырыла.
“Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты” АҖ үзенең барлык җитештерү мәйданчыклары - Зеленодольск, Чистай һәм Буа комбинатлары хезмәткәрләренең балаларына 1 сентябрь уңаеннан 354 мәктәп җыелмасы бүләк итте.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Минем субсидияләр» дәүләт мәгълүмат системасында техник эшләр башкарылу сәбәпле, гаризалар кабул итү 2024 елның 6 сентябренә кадәр озайтылды, дип хәбәр итә.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә Төрекмәнстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының аграр реформалар, авыл хуҗалыгы фәне һәм мәгариф идарәсе башлыгы Керим Сапаров белән очрашу узды. Анда шулай ук министр урынбасарлары Дмитрий Яшин һәм Гөлүс Баязитов катнашты.
Бу ялларда Татарстан Республикасы Лениногорск районының Югары Каран авылындагы «Алмакай» атлар сарае мәйданында «Татар аты 2024» беренче бөтенроссия фестивале һәм татар токымлы атларны ринегка чыгару буенча икенче республика рингы узды. Фестиваль чыдамлыгы һәм грациясе белән танылган татар токымлы атларның матурлыгын һәм уникальлеген күрсәтте.
Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районында машина белән сыер саву операторларының 51нче республика конкурсы узды. Тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов һәм Ютазы муниципаль районы башлыгы Аяз Шәфигуллин катнашты.